Путин Россиянең иминлек буенча тәкъдимнәр белән чыгуы сәбәбен аңлаткан

Россия иминлек буенча инициативалар белән чыкты, чөнки ул сугыш теләми. Бу хакта Россия Президенты Германия канцлеры Олаф Шольц белән сөйләшүләр йомгаклары буенча матбугат конференциясендә белдергән. Ул нәкъ менә шуңа күрә сөйләшүләрнең дәвам итүен билгеләп үткән. Барлык илләр өчен иминлек турында килешүгә ирешергә кирәк, дигән Владимир Путин.

Исегезгә төшерәбез: Россия Тышкы эшләр министрлыгы инде 2021 елның декабрь урталарында ук иминлекне тәэмин итү турында АКШ һәм НАТО өчен килешүләрне игълан итте. Аларда Украинага бәйле вазгыять тә каралды. Россия үзенең шартларын куйды – НАТО көнчыгышка таба “җәелмәскә”, Украинаны берлеккә алудан баш тартырга тиеш. Ул чагында Путин моның берничек тә үти алмаслык булмавын искәртте. Ләкин АКШ һәм НАТО, “компромисска килә алмыйбыз”, дип белдереп, илебез тәкъдим иткән проектларны имзалаудан баш тартты.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Путин һәм Лавров иминлек гарантияләре буенча АКШ белән НАТОның җавапларын караган. Тышкы эшләр министры басым ясап әйткәнчә, “сөйләшүләр иксез-чиксез дәвам итә алмый”.


Фикер өстәү