Күзләремә бер каравың җитә… Россиянең көнбатыш чикләрендә башланып киткән киеренкелек бераз йомшарды

Үткән атна ахырында Россиянең көнбатыш чикләрендә башланып киткән киеренкелек берникадәр йомшарды. Мәскәүдә Путин тышкы эшләр министры Лавров һәм оборона министры Шойгу белән озын өстәл янында утырып сөйләшкәннән соң, Кремль Көнбатышка үзенең сөйләшүләрне дәвам итәргә әзер икәнлеге турында сигнал бирде.

Өстәлнең бик озын булуын Президент сүзчесе Песков әфәнде Президентның ковид-чикләүләрне төгәл үтәве белән аңлатты. Бу – сөендерә торган факт, чөнки Көнбатышта Россия атом-төш сугышы башларга мөмкин дип куркыталар бит. Владимир Владимирович үзе дә сугыш башлана калса, берәүнең дә исән калмаячагын ассызыкларга ярата. Президентның үз сәламәтлегенә зур игътибар белән каравы аның зур һәлакәткә китерүче адым ясамаячагын искәртә безгә. Дүшәмбедә Россия җитәкчелегенең күзгә-күз карап утырып сөйләшүе һәм ул сөйләшүдән соң ясалган игъланнар финансларга уңай тәэсир ясады. Түнеп баручы биржа индекслары түбән төшүне акрынайтты, сум долларга карата бераз ныгыды. Әмма бер нәрсә күзгә ташлана: бөтен дөньяда биржалар кызыл зонада, ягъни куыклар акрын гына, әмма даими шиңү юнәлешендә. АКШ ФРСы быел процент ставкасын күтәрергә тиеш. Ставка күтәрелсә, фонд базарында түбәнәю көчәячәк. Бу хәл – финанс тотрыксызлыгы  зур сугышка этәрүче төп фактор булып торачак.

Дүшәмбе көнне Германия канцлеры Шольц Зеленский белән очрашты. Украинага финанс ярдәме, Россиягә исә, конфликтны көчәйтсә, каты санкцияләр вәгъдә ителде. Зеленский: «Украина иминлеге – Европа иминлеге», – дип игълан итеп, Көнбатышның киң җилкәсе артына качарга теләк белдерде. Украина Президенты ил гражданнарына мөрәҗәгать белән дә чыкты. Мөрәҗәгатендә ил армиясенең куәтле булуы хакында сөйләде, Донбассны да, Кырымны да кайтарып алырга вәгъдә бирде. Әмма кулдан ычкынган төбәкләрнең кире кайтуы дипломатик сөйләшүләр юлы белән булачагын искәртте.

Немец канцлеры да Киев белән Мәскәүнең йөзгә-йөз, күзгә-күз очрашып сөйләшү оештыру ягында булуын белдерде. Очрашу әзерләнә ул әзерләнүен. Төркия лидеры Әрдоган Путин белән Зеленскийны үз янына чакырды. Кремльдә ул чакыруны кабул иттеләр дигән хәбәр бар. Киев очрашуга Донбассның аерым статусы турындагы закон проектын күтәреп килергә тиеш. Мәскәү шундый шарт куя. Украинада, ниһаять, ул закон проектын әзерләргә ризалык бирделәр. Әмма Көнбатыш лидерлары Мәскәүдән чик буендагы гаскәрләрне алуны таләп итә.

Көнбатыш чикләрдә киеренкелек бер үсеп, бер кимеп ятканда, «Талибан» (Россиядә тыелган террорчы оешма) заманча коралланган ун меңлек гаскәрне Таҗикстан һәм Үзбәкстан чикләренә  китереп урнаштыруы хакында игълан итте. Әфган кораллы көчләре генштабы җитәкчесе Фитрат сүзләренә таянып, Россия мәгълүмат чаралары әнә шундый хәбәр тарата. Бу төбәктә киеренкелек башланса, Россиягә читтә калу кыен булачак, чөнки чикләр – ОДКБныкы.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү