Россия Хөкүмәте М-12 автомобиль юлын Новосибирскига, аннан Монголиягә кадәр озайтуга акча бирү мәсьәләсен карый. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белдергән, дип яза “РИА Новости”.
Хәзер Мәскәү-Казан юлын салуга 15 мең эшче җәлеп ителгән. Инде июль аенда ук төзелештә 38 мең кеше эшлиячәк.
– Без Казан – Екатеринбург өлешенә тулысынча чыктык инде. Алга таба, Президент кушуы буенча, Екатеринбургтан Төмәнгә кадәр юлны озайту мөмкинлеген карыйбыз. Аны проектлыйбыз да инде, – дигән ул.
Узган атнада “Автодор” хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта М-12 тиз йөрешле трассасын салу барышында аслы-өсле ун юл (барлыгы 19 булырга тиеш) төзелә. Татарстанда алар өчәү булачак.
Декабрь азагында мәгълүм булганча, Мәскәүдән Казанга кадәр автомобиль юлын төзү бәясе кыйммәтләнеп, инде 200 миллиард сумга җиткән.