Төзүчеләр булачак М12 автомобиль юлы эзен казып бетергәннәр

Төзүчеләр булачак М-12 тиз йөрешле юлына эз салып, аны тиешле киңлектә тулысынча казып чыкканнар. Асылда инде барлык тикшеренү эшләре төгәлләнде, – дип хәбәр итә “Автодор” компаниясенең матбугат хезмәте. Дәүләт компаниясендә билгеләп үтелгәнчә, булачак М12 автомобиль юлын инде галәмнән дә күрергә мөмкин. Юлның бөтен 810 чакрымында территорияне әзерләү эшләре алып барыла. Эшчеләр 37 төп коммуникацияне юл салу максатында үзгәрткән, 5 йөзмә кичү аша төзелеш материалларын китерү мөмкинлеген оештырган. Ярдәмче мәйданчыкларда асфальт- бетон җитештерү өчен – 12, бетон җитештерү өчен – 10 җайланма урнаштырылган. Моннан тыш 269 чакрым озынлыкта вакытлыча юл булдырылган. Аның аша төзелеш материаллары китерелә. Эшчеләргә вакытлыча яшәү, эшләү өчен төзелеш шәһәрчекләрен оештыру дәвам итә, инде шундый 27 шәһәрчек корып куелган.
Матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, сигезенче этаптан кала, калган барлык этаплар буенча проект документлары тикшерүгә тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез: Мәскәү-Түбән Новгород-Казан М-12 тиз йөрешле автомобиль юлы Россия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча тормышка ашырыла. Татарстанда автомобиль юлы 5 район – Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша уза. Республикада юлның озынлыгы 142 чакрым тәшкил итә: бездә юлның җиденче этабы, (72 чакрым озынлыкта – Татарстан белән Чуашстан чигеннән Казан-Буа-Ульяновск Р-12 автомобиль юлы чатына кадәр), сигезенче этабы (70 чакрым озынлыкта – Р-241 автомобиль юлы чатыннан Саескан Тавы-Шәле юлы чатына кадәр) салына.


Фикер өстәү