Татарстанда 220 чакрым озынлыкта автомобиль юлларын төзекләндерү планлаштырыла

Быел Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча төбәк һәм җирле әһәмияттәге 220 чакрым озынлыкта автомобиль юлларын төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белдерде. Аның әйтүенчә, бу эшләр барлыгы 84 объектта башкарылачак һәм 5,045 млрд сум акча тотылачак. Шуның 2,443 млрд сумы – республика бюджетыннан.

Юллар төзекләндерелеп кенә калмаячак, бәлки яңалары да төзеләчәк. Министр әйтүенчә, 2020 елда илле чакрымнан артыграк озынлыкта төбәк автомобиль юллары һәм җиде күпер төзү күздә тотыла. Моннан тыш юл эшләре программасы буенча алты авылга килү юлына асфальт түшәләчәк. Шулай ук М-7 юлын (735 – 771 нче чакрымда) реконструкцияләү эшләре дәвам иттерелә. Министр әйтүенчә, Соколка авылы янында Кама елгасы аша күпер салып, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу урынында М-7 автомобиль юлын төзү проектлау дәвам итә.
Быел шулай ук фермер хуҗалыкларына килү юллары (барлыгы 30 юл – гомуми озынлыгы 30 чакрым чамасы), бакчачылык ширкәтләренә килү юллары (барлыгы 28 юл гомуми озынлыгы – 25 чакрым) да төзекләндереләчәк.
Юлларны төзү-төзекләндерүдән тыш, хәрәкәт иминлеге өчен, төнге сәгатьләрдә аларны тиешенчә яктырту да кирәк. Шуны истә тотып, Татарстанның 32 районы авыллары аша узучы төбәк автомобиль юлларына (барлыгы 75 чакрым озынлыктагы юлларга) яктырткычлар кую планлаштырыла. «Юл-транспорт фаҗигаләре еш теркәлгән барлык урыннарда юл хәрәкәте иминлеген арттыру эшләрен башкару планлаштырыла, – диде бу җәһәттән министр. – Юл эшләре программасы буенча зур планнарыбыз бар».
Яктырткычлардан тыш, республиканың 7 районында 33 участокта (8,6 чакрым озынлыкта) тимер киртәләр урнаштырырга ниятләнелә. Шулай ук 31 район территориясендә 104 ясалма «түмгәк» булдыру, шулай ук 9 шәһәр-районда тротуарлар төзү күздә тотылган.
Брифингта Ленар Сафин өстәмә юл программаларының пәйда булу ихтималын да әйтте әле. Аның сүзләренә караганда, Федераль юл агентлыгы белән күперләр һәм юлүткәргечләр төзү программасы актив төстә эшләнелә дә икән инде.
Зур Казан боҗрасын төзү дәвам итә. «Ике этапта эшлибез. 30 августка Казан боҗрасы буенча трамвай хәрәкәтен ачу бурычын куябыз. Бу объектта тәүлек әйләнәсе эшлибез. Артта калулар юк. Эш график буенча бара», – дип сөйләп үтте бу җәһәттән министр. Боҗраның Җиңү проспектында гына түгел, бәлки Казан үзәгендә – Пушкин һәм Татарстан урамнарындагы юл хәрәкәтенә дә уңай йогынты ясавы күздә тотыла. Трамвай боҗрасы транспорт маршрутларын киметәчәк, бу исә «бөке»ләр азаячак, экология яхшырачак, кешеләргә уңайлы булачак дигән сүз.
Трамвай боҗрасы белән генә дә эш бетми әле. Инде киләсе елда башкалабызда тимер юл боҗрасын төзүнең беренче этабы башланырга мөмкин. «Проект документлары әзер дә инде. Аракчинодан «Казан-2» вокзалына кадәрге участок бу», – диде министр. Аның әйтүенчә, беренче этапта төзү эшләрен башкару Татарстан башкаласы аэропортын «Казан-2» тимер юл вокзалы белән тоташтыру мөмкинлеге бирәчәк.


Татарстанда 220 чакрым озынлыкта автомобиль юлларын төзекләндерү планлаштырыла” язмасына фикерләр

  1. МИНЗЭЛЭ РАЙОНЫ ГОЛЕК АВЫЛЫНА БЫЕЛ РЕСПУБЛИКА БЮДЖЕТЫННАН АКЧА БУЛЕП БИРЕЛДЕ ДИДЕ ЯНА КЛУБ АЧКАНДА МИНЗЭЛЭ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ .АВЫЛГА АСФАЛЬТ ЮЛ КЕРЭЧЭК ДИП АВЫЛ ХАЛКЫН ШАТЛАНДЫРДЫ . Э ХЭЗЕР АКЧА ЮК .ЮЛ 3 ЕЛГА БУЛЕНЕП САЛЫНАЧАК ДИЛЭР .НИ ОЧЕН ? БЮДЖЕТ АКЧАСЫ КАЯ КИТТЕ ? СУ ТОРБАЛАРЫН ДА АЛЫШТЫРЫРГА ТИЕШ ИДЕЛЭР . САБА РАЙОНЫНДА КЕЧКЕНЭ АВЫЛЛАРДА ДА АСФАЛЬТ ЮЛЛАР САЛДЫЛАР .ТУКАЙ РАЙОНЫ ИСКЕ БАЙЛАР АВЫЛЫНА ДА АСФАЛЬТ ЮЛ КЕРЭ .БЕЗНЕН МИНЗЭЛЭ РАЙОНЫ ГОЛЕК АВЫЛЫ КАЙСЫ ЖИРЕ БЕЛЭН КИМ БУ АВЫЛЛАРДАН ? АНЛАШЫЛМЫЙ ??? БЕР ЖИРДЭ ДЭ МОНДЫЙ ЖИМЕРЕЛЕП БЕТКЭН ЮЛЛАР ЮК .АВЫЛ ЭЧЕНДЭ ЙОРИ ТОРГАН ТУГЕЛ .САЗЛЫК .2 ИШЕЛЕП ТОШЭМ ДИГЭН КУПЕР БАР .БЕЛАРУСЬ ТА ТОШТЕ ИНДЕ АННАН .ЯРЫЙ ШОФЕРЫ ИСЭН КАЛДЫ
    .АВЫЛЫБЫЗДАН ИЛЕБЕЗ БАЙЛЫГЫ БУЛГАН НЕФТЬ СУЫРТАЛАР .УЛ БАСУГА ЧЫГА ТОРГАН ЖИМЕРЕК БУЭ БАР .АНДА ЮГЫЙСЭ КУПЕР КЕЧКЕНЭ БУЛСАДА ЯСАП КУЯРГА БУЛА .ФАКЕЛЬ БЕРОЗЛЕКСЕЗ ЯНЫП ТОРА .АВЫЛ ХАЛКЫ ШУННАН ЧЫККАН ГАЗНЫ СУЛАП , АГУЛАНА .СЭЛЭМЭТЛЕГЕНЭ КУПМЕ ЗЫЯН КУРЭ МИНЗЭЛЭ РАЙОНЫ ГОЛЕК АВЫЛЫНДА УНГАН -,БУЛГАН — ТЫРЫШ ХАЛЫК ЯШИ .КАРТ ЭТИ —ЭНИЛЭР ЯНЫНА КАЙТЫП ХЭЛ
    БЕЛЕРГЭ ЮЛ ЮК.АВЫЛ ХАЛКЫНЫН ИН АВЫРТКАН ЖИРЕ БУ МЭСЬЭЛЭ . УЛ НЕФТЬ КАЙ ЖИРЛЭРГЭ ГЕНЭ КИТМИ .??? ИН БЕРЕНЧЕ ИТЕП ГОЛЕК АВЫЛЫНА САЛЫНЫРГА ТИЕШ ЮГЫЙСЭМ АСФАЛЬТ ЮЛ . БЭЛКИ 13 СЕНТЯБРЬ 2020 ЕЛ САЙЛАУЛАРЫНА КАДЭР ШУШЫ МЭСЬЭЛЭНЕ УНАЙ ЯККА ХЭЛ ИТЭР МИННЕХАНОВ РОСТЭМ НУРГАЛИЕВИЧ .!!!!ЮЛЛАРЫБЫЗНЫ , КУПЕРЛЭРЕБЕЗНЕ , БУЭНЕ БЭЛКИ КИЛЕП КУРЕП КИТЭРЛЭР .АЛДАН УК ЗУР РЭХМЭТЛЭРЕБЕЗНЕ ЭЙТЕП АЛЛА БИРСА МИНЗЭЛЭ РАЙОНЫ ГОЛЕК АВЫЛЫНА БЫЕЛ 2020 ЕЛДА АСФАЛЬТ ЮЛ САЛЫРЛАР ДИГЭН ОМЕТ БЕЛЭН ЯЗМАМНЫ ТЭМАМЛЫЙМ .

Фикер өстәү