Без бел(мә)гән тарих. Романов күпере

Казан – Мәскәү поездына утырып, башкалабыз тарафына юл тотмаган кеше сирәктер, мөгаен. Тирә-яктагы табигатьнең гүзәллегенә хозурланып барганда, Яшел Үзән шәһәре янында Идел ярларын тоташтырган Романов күперенең нинди мөһим корылма булуы турында белүчеләр, уйланучылар бармы икән?

Булса да, еллар үткән саен кимидер. Ни дисәң дә, хәзер самолетта очарга да мөмкинлек ачылды, машинада җилдерүчеләр дә күбәйде. Өстәвенә Зөя аша да күпер салынды, М12 трассасында яңасы да төзелә. Ә шул ук вакытта быел 110 еллыгын «бәйрәм итүче» күпернең тарихы бик кызыклы да, фаҗигале дә. Ул бүген дә мөһимлеген югалтмаган. Тарихчы журналист Рәис Миңнуллин белән без шул хакта сөйләштек.

– Рәис Мәрданович, күпер тарихы белән ни сәбәпле кызыксынып киттегез? Шактый гына материаллар да туплагансыз.

– Бу хәл Габдулла Тукай тормышына бәйле дисәм, ышанмассыз да инде. Эш болай булды. Шулай бервакыт шагыйрьнең Казандагы музеена килеп чыккач, фәнни хезмәткәр Әлфия Шәрипова белән сөйләшеп киттек. Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романында бик кызыклы очрак сурәтләнгән икән. Ятим калган Габдулла Казанга килгәч, Печән базарындагы Мөхәммәтҗан исемле кырыктартмачыдан мондый вакыйга турында ишетә (бу хакта шәһәр Думасында губернатор үзе сөйләгән була). Имеш, патша галиҗәнаплары Сәгыйть-бай Сәгыйтовны үз янына Петербургка чакыра икән. Ул вакытта барлык илләрнең диярлек осталарына патша атланып йөри торган атка иң яхшы ияр ясарга заказ бирелә. Төрле дәүләтләрдән күргәзмәгә ун мең тирәсе ияр алып киләләр. Патша икесен генә сайлап ала: Алман иленнән килгәнен һәм Сәгыйть-бай теккәнен. Министрларын җыя да, кайсына – чуен, кайсына алтын медаль бирергә икәнлеген тәгаенләргә куша. Министрлар берсүзсез, Сәгыйтовка алтынын бирергә кирәк, дип тәкъдим итәләр. Шулвакыт патша, имеш, болай дигән: «Мондый ияр өчен алтын медаль генә аз. Казаннан Петербургка кадәр тимер юл салсыннар, кенәз шул юл буйлап кунакка килсен». Күпер тарихына кереп китәр өчен миңа шушы очрак җитә калды. Күбрәк белү өчен Яшел Үзәндәге төбәк музеена юл тоттым. Анда экспонатлар бик күп. Әмма кырыктартмачы сөйләгәннәр дөреслеккә нигезләнгәнме, әллә уйдырмамы – бу хакта документлар юк.

– Шунысы кызык: Казан губернасында күпер төзелгәнче үк тимер юл булган бит. Ул Мәскәүдән Шихран (Канаш) аша Түбән Карамалы бистәсенә кадәр килгән. Ә бу якта поездлар Казан белән Паратск (хәзерге Яшел Үзән территориясе) арасында йөргән. Күпер төзү эшенә ник соңлап кына керешкәннәр?

– Тимер юл, чыннан да, 1894 елда ук сафка баса. Әмма Идел аша күпер салынмый. Чөнки юлда очраган кечкенә елгалар аша агач күперләр генә салырга рөхсәт бирәләр. Тимер күперләр турында сүз бөтенләй булмый. Ә зур елгаларны урап узарга кушалар. Өстәвенә, Мәскәү – Казан тимер юлы акционерлар акчасына төзелү сәбәпле, юл хуҗалары акча эшләү ниятеннән төрле хәйләләр уйлап табалар. Идел аша йөк ташу тарифка керми, аның өчен пассажирлардан да, багаж өчен дә аерым түләү карала. Шул сәбәпле бу кичү чын мәгънәсендә алтынга тиң була. Җәмгыять бик зур керем ала. Әмма җәй көне пароходка, кыш көне боз өстенә куелган рельслар буенча баручы атлы чаналарга көйләнгән кичү «бүселә» башлый. Боз киткәндә исә эш бөтенләй туктала. Тау кебек өелгән товар атналар буена елга буенда аунап ята. Хуҗалары үз әйберләрен таба алмый интегә. Шул сәбәпле, югарыга бертуктаусыз шикаятьләр агыла. 1902 елда Николай IIнең күпер салу турындагы карары чыгуга карамастан, төрле сәбәпләр белән төзелеш ун елга тоткарлана әле. Юл министрлыгына 11 проект тәкъдим ителә. Ахыр чиктә рус күпер төзү мәктәбенә нигез салучы Николай Белелбюбский проектын сайлап алалар. 1911 елның гыйнвар аенда күпер, ниһаять, төзелә башлый.

– Мин үзем дә шушы күпердән ерак түгел, Яшел Үзән районы авылында туып үстем. Без бәләкәй чакта әби-бабайлар «чуен юл» турында бик гаҗәпләнеп тә, сокланып та сөйлиләр иде. Бу күперне төзегәндә коточкыч фаҗигаләр булган дип тә ишеткәнем бар…

Төзелештә 3 меңгә якын эшче булган дигән документлар бар. Ачлыктан тилмергән ярлы-ябагайның азрак булса да акча эшлисе, тормышын җайлап җибәрәсе килә. Әмма хыяллары чынга ашмый. Шартлар авыр, ашарга юк, халык төрле авырулардан кырыла. Бу хәлгә подрядчыларның гына исе китми. Юкка чыкканнары урынына ташкын булып килеп торалар бит. Акча да күп сорамыйлар. Шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләренә төкереп кенә карыйлар. Ә моңа кадәр күрелмәгән фаҗигаләр кабатланып кына тора. 2011 елның көзендә көннәр бик тиз салкынаеп китә, елгага боз ката. Әмма бераздан җылытып җибәрә. Су күтәрелеп, боз кузгала һәм терәкләр янындагы агач басмаларны сындыра. Эшне тиз арада туктатырга кирәк була. Әмма моны кирәксенмиләр. Нәтиҗәдә 200дән артык эшче суга чума һәм һәлак була. Ни кызганыч, бу хәл беренче смена кайтып китмәгән, ә икенче сменаның эшкә килгән чагына туры килә. Шуңа күрә корбаннар саны да күп. Кемнәр икәнлеге генә билгесез, чөнки монда эшләүчеләрне теркәп торуны кирәк дип тә тапмаганнар. Бу җәһәттән «Мы – волжане» дигән китапта мондый юллар бар: «Администрация елга «йоткан» төзелеш материаллары өчен борчыла. Яз көне водолазлар яллыйлар. Берсен төшерәләр, минут та үтми, ул үзен өскә күтәрергә сигнал бирә. Чыкканда авыр хәлдә була. Аңына килгәч: «Су төбенә төшүем булды, миңа таба, кочакларын җәеп, бер кеше килә башлады», – дип сөйли. Аңа ышанмыйлар. Икенче водолазны төшерәләр. Ул түбәндәгеләрне хәбәр итә. «Су төбендә, чыннан да, кеше «басып тора». Аның аякларын таш баскан, куллары агым юнәлешендә тирбәлә, нәкъ каршыга килгән кебек хис туа. Тирә-якта цемент, таш, мичкәләр аунап ята, төрле яктан үлгән кешеләрнең кул-аяклары, башлары күренеп тора». Ә икенче елны яз көнендә, материалларны янга калдыру сәбәпле, күтәртелгән дамбалар торыклар һәм эшчеләр белән бергә агып китә. Алга китеп шуны да әйтик, күпер төзегәндә су режимы тупас бозыла, шуңа күрә соңрак та аварияләр күп була. Сусаклагыч төзелеп, су агымының тизлеге кимегәннән соң гына фаҗигаләргә чик куела.

– Мондый зур төзелеш халыкның тормыш-көнкүрешенә дә йогынты ясамый калмагандыр?

– Сәүдәгәрләр йоклап ятмый, әлбәттә. Түбән Карамалы авылында эреле-ваклы кибетләр пәйда була. Берничә пристань төзелә. Яр буендагы биек тау башына Кузьмин атлы сәүдәгәр хәтта «Лондон» дип аталган ресторан төзеп куя. Тирә-якта тиңе булмаган төзелешне карарга акчалы кешеләр күп килә чөнки. Имеш, алар, түбәнгә карап, төзелеш мәйданын күзәтерләр, үзләренең саллы сүзләрен әйтерләр дип уйланыла.

Күпергә ни өчен Романов исеме бирелә? Халык бу исемне телгә алмый иде. Һәрхәлдә, авыл кешеләреннән ишеткәнем булмады.

– Әле күпер проектланганда ук, Казан морзалары, Романов династиясенең 300 еллыгы хөрмәтенә дип, Николай IIгә шундый үтенеч белән чыгалар. Император ризалаша. Күпернең тантаналы ачылышына бик күп кунаклар килә. Шул хөрмәткә Олы Карамалы авылында архитектор Щусев проекты буенча часовняга нигез салына.

Күпернең алга таба язмышы нинди?

– Гражданнар сугышы вакытында яр буендагы торыкларның дугасыман ясалган таш аркаларын шартлаталар. Ремонт эшләре вакытында аларны металлга алыштыралар. 1955 елда бер юллы Романов күпере янәшәсенә икенчесен салалар. Алар бер-берсеннән бик нык аерыла. Искесендәге торыклар беркеткечләр белән тоташтырылган, яңасында эретеп ябыштырылган. 2006 елда иске күпернең торыкларын алыштыра башлыйлар, 2011 елда бу эш тәмамлана. Шунысы хак: нинди генә юллар, күперләр төзелсә дә, Романов күпере үзенең мөһимлеген бүген дә югалтмый.

Гражданнар сугышыннан соң күпер «Кызыл» исемен ала, соңрак «Зөя күпере» дип атала башлый. Бүгенге рәсми исеме – Горький тимер юлындагы Канаш – Әгерҗе участогының 754 нче километрындагы Яшел Үзән тимер юл күпере.

Интернетка куелган мәгълүмат:

«Әбием Свияжск станциясендә, күтәртелгән дамба янындагы беренче урамда яшәгән һәм күпер төзелешен үз күзләре белән күргән. Аның сөйләгәннәре әкият кебек хәтердә калган. Күпер рәсми төстә ачылган елны әбием беренче сыйныфта укыган. Барысы да император Николай IIнең килүен көткәннәр. Әмма ул язмача котлау белән генә чикләнгән. Әбием сөйләве буенча, аның урынына императрица Александра Федоровна килгән. Ә беренче сыйныф укучыларын, патша гаиләсен каршы алырга дип, бер сафка тезеп куйганнар. Җиргә келәм җәйгәннәр. Балалар бер урында озак басып торганнар. Китәргә ярамаган. Поезд килеп туктаган. Императрица һәр балага игътибарлы булып, башыннан сыйпаган һәм шоколад биргән. Шоколад бик зур булган, әбием, андыйларны хәтта кибетләрдә дә күргәнем юк иде, дип әйтә иде. Ул аның кәгазен озак саклаган, әмма югалткан.

Әбием сөйләгәннәр тарих битләрендә язылганнарга туры килеп тә бетми кебек. Әмма аның һәр сүзе хәтеремә нык уелып калган. Евгения».

  • Романов күпере, чыннан да, заманы өчен искиткеч корылма булган. Торыкларының озынлыклары һәм егәрлекләре буенча, Америкадан гына калышып, ул Европада беренче урынны биләгән. Бүген Россиядә төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала

 


Фикер өстәү