Мәскәү белән Казан арасында югары тизлекле тимер юлны проектлау эше төгәлләнгән

Мәскәү белән Казан арасында югары тизлекле тимер юлны проектлау эше төгәлләнгән. «Россия тимер юллары» башлыгы урынбасары Олег Тони белдергәнчә, юл Россияне территориаль планлаштыру схемасына кергән.

Башкаладан Казанга кадәр тимер юл төзү мәсьәләсенең инде 2013 елдан бирле каралып килүен искәртеп үтәргә кирәк. Ул Мәскәүдән Казанга кадәрге юлга киткән вакытны 11,5 сәгатьтән 3,5 сәгатькә кадәр киметү мөмкинлеге бирәчәк. 2019 елда Россия Президенты дәрәҗәсендә тиз йөрешле юл төзүгә рөхсәт бирелмәде. 2020 елда вице-премьер Марат Хөснуллин, финанс чыгымының зур булуы сәбәпле, проект буенча эшнең туктатып торылуын белдерде.

Быел августта исә Владимир Путин тиз йөрешле тимер юлны Татарстан башкаласына кадәр төзү идеясен хуплады. Проектка октябрь аенда «Главгосэкспертиза» уңай бәяләмә бирде.


Фикер өстәү