«Апа, исәнмесез!» Түбән Каманың 2 нче гимназиясе ничек яши?

«Исәнмесез!» Каршыбызга атлаучы кыз баланың ерактан ук килгән тавышы шактый озын юлдан соң уятып җибәргәндәй булды. Аннан соң очраган һәр баланың шулай каршы алуы хәтта сәер тоелды. Шәһәр мәктәбенә кереп барабыз югыйсә. Баксаң, Түбән Каманың нәкъ үзәгендә урнашкан Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә тәртипләр шундый икән. Монда «апа»-»абый»лар укыта, кыңгырау урынына татарча җырлар яңгырый, әле дә «Әлифба бәйрәме» уздырыла.

13 мең квадрат метр, хәтта артыграк та әле. Хәзерге вакытта җәмгысы 1233 бала әнә шундый киң һәм якты гимназиядә белем ала. 30 елдан соң тәүге тапкыр ремонт күреп, яңа сулыш белән «яши» башлаган бу белем йортына килеп керүгә, башка «минем дә монда укыйсым килә» дигән уй кереп оялый. Ул уйны гимназия буйлап йөргәндә күргән якты сыйныфлар, дүрт остаханә, шушы ук бинадагы сәнгать мәктәбе, өч спорт залы, ике бассейн, китапханә, 350 баланы бер тәнәфестә сыйдыра торган ашханә һәм тагын күп нәрсә ныгыта.

Төсләр. Гимназиядә хәтта төсләргә дә мәгънә салынган. «Ремонт ясаганда, дизайнерлар Бакый ага Урманченың картиналарын өйрәнеп, аларда өстенлек иткән төсләрне сайлап алды. Гимназиянең эчке бизәлешендә бары шул төсләр генә кулланылды», – дип аңлатты гимназия директоры Айгөл Гаязова.

Белем йорты буйлап йөргәндә игътибарны җәлеп иткән тагын бер нәрсә – диварлардагы язулар, рәсемнәр. Гимназиянең һәр каты билгеле бер темага багышланган. Әйтик, ватанпәрвәрлеккә багышланган каттагы диварда Дан орденының тулы кавалеры Рифкать Гайнуллин сурәте төшерелгән, егетлек, батырлык турындагы гыйбарәләр, шигырьләр язылган. Сәнгатькә багышланган катны исә татарның күренекле сәнгать эшлеклеләренең портретлары, җыр, моң, милләт турындагы канатлы сүзләр бизи. Айгөл Нильсон кызы сүзләре белән әйтсәк, монда һәр детальгә игътибар бирелгән.

Кыңгырау тавышы урынына татар җырлары куелу – шундый мөһим детальләрнең берсе. Укучыларны дәрескә озатып һәм дәрестән чыгаручы көйләр арасында «Ай, былбылым», «Туган як», Салих Сәйдәшев маршы, балалар үзләре сайлаган «Мин яратам сине, Татарстан» кебек җырлар бар.

– Без аларны сүзләре белән махсус куябыз. Башларына сеңсен, өйрәнсеннәр, дибез. Рус төркемнәрендә укучылар да җәмәгать транспортында яңгырый торган «Сак булыгыз, ишекләр ябыла» сүзләрен яттан белә бит, татар җырларын, димәк, әзме-күпме татар телен дә шулай өйрәнә алар. Бала вакытта «сеңдерсәләр», картайганчы онытмаячаклар», – ди Айгөл Гаязова.

Татарча тәрбия – гимназиянең төп максаты, юнәлеше. Без яңа гына атаганнар – тәрбия эшенең бер өлеше генә.

– Бездә дәресләр, уку-укыту эше ике телдә алып барылса, тәрбия эше – 100 процент татар телендә. Нәтиҗәсе күренә: татар спектакльләренә, концертларына йөрүчеләрнең, татарча газета-журналлар укучыларның күпчелеге – безнең балалар. Шәһәр күләмендә уздырылучы бәйгеләрдә, татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда катнашучылар – безнекеләр. Узган уку елында 9 сыйныфны тәмамлаган җиде бала татар теленнән имтихан бирде. Ел саен биреп торалар. Аларга бары үтемле итеп аңлатырга гына кирәк, – дип сөйләде Айгөл Нильсон кызы.

«Исәнмесез»гә әйләнеп кайтсак, балаларның ерактан ук шулай матур итеп исәнләшүе монда килгән кунакларны таң калдыра торган үзенчәлек икән. Укытучыларга да исем һәм әтисенең исеме белән эндәшү юк, барысы да – «апа», «абый»лар.

– Кайбер укытучыларның исемнәрен Соңгы кыңгырау бәйрәмендә генә белүчеләр дә бар. Электән килә бу традиция, очраган һәр кеше белән исәнләшү дә шулай. Бер бездәдер инде ул, хәзер бит авыл мәктәпләрендә дә «апа», «абый»лар аз калды, – ди гимназия директоры.

Әти-әниләр белән мөнәсәбәткә шулай ук аерым игътибар бирелә монда. Күбесе – шушы гимназияне тәмамлаган кешеләр. Шуңа балаларын кайда алып килгәннәрен яхшы беләләр.

– Һәрхәлдә, татар теленә, татарча тәрбиягә каршы чыккан бер генә әти-әни дә булмады. Башка мәсьәләләргә килгәндә, аларны тыңларга гына кирәк. Ул миңа гына – 1200 бала, алар өчен – бердәнбер бит ул, йөрәгеннән өзелеп төшкәне. Яныма килә икән, мин аны тыңларга, ничек кирәк, шулай ярдәм итәргә тиеш. Шуны аңламасаң, эшли алмыйсың, – ди Айгөл Гаязова.

Озак көткән ремонт эшләрен дә сабырлык белән кабул иткән әти-әниләр.

– Ремонт барган чакта уку туктап тормады. Шау-шу, тавышка да ияләндек. Физик тәрбия дәресләре коридорларда узды. Ләкин бер генә әти-әни дә, бер генә бала да: «Эх, авыр», – димәде, зарланмады. Шундый шартларда укып та, имтихан нәтиҗәләре әйбәт булды, химия фәненнән бер егетебез 100 балл җыйды, – ди гимназия директоры.

Ә ремонт тарихы шактый катлаулы була. Гимназияне төзекләндерү өчен ишекләрнең ачыгына да, ябыгына да шакырга туры килә…

Биш еллап артыннан йөргәннән соң, ниһаять, ремонтны башладык. Үзәккә үтте ул, дөресен әйткәндә… Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның, фән hәм мәгариф министры Илсур Һадиуллинның, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәтҗанованың, район башлыгы һәм шәһәр мэры Рамил Муллинның, Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиевның, татар җанлы шәhәрдәшләребез Хәмзә Баһмановның, Фирдәвес Хановның, Рафис Мостафинның, Васил Камаловның һәм башкаларның өлеше бик зур булды. Рамил Муллин ремонт дәверендә гимназиянең эчке биналарының  дизайнын  һәм төзелеш мәйданнарында ремонтның ничек баруын, билгеләнгән вакытка ремонт эшләре төгәлләнүне контрольдә тотты һәм  укучы балаларның яңа уку елын яңартылган бинада каршы алулары өчен тырышты. Көтеп алган Белем көнен без шатланып,  яңа, матур, төзек гимназия ишегалдында каршы алдык. 500 млн  сумга якын акча китте ремонтка. Әле төгәлләнмәгән урыннары бар. Аларын да башкарып чыгарга язсын, – дип теләде Айгөл Гаязова.

Киләчәкне бүгеннән үк уйлап яши һәм эшли торган гимназиягә уңышлар гына телисе килә. Айгөл Нильсон кызы әйтмешли, авыл түгел, шәһәр балалары укый бит монда. Аларның шулай: «Апа, исәнмесез!» – дип сәламләве, без яши торган чор өчен – үзе бер җиңү. «Милләтнең йөзек кашлары, татар зыялылары булсыннар дип тырышабыз. Вакытында тәрбияләмәсәң, соңга калуың бар», – ди гимназия директоры да.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү