Озын гомерле әлифба

Тышлыгына букча тоткан ак алъяпкычлы кыз төшерелгән, янәшәсендә бәләкәй генә маэмай йөгереп бара… Исегезгә төштеме? Әлбәттә, күңелләргә онытылмаслык булып сеңеп калган әлифба китабы турында сүз бара. Шушы көннәрдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә дәреслекнең авторлары Сәләй (Сөләйман) Вәгыйзов белән аның хәләл җефете Рәмзия Вәлитова истәлегенә багышлап, беренче тапкыр Вәгыйзов укулары үткәрелде.

Изге китап

– Безнең якта мәгърифәтле халык яши, – дип басым ясады район башлыгы Илшат Нуриев, – 300гә якын язучыбыз һәм шагыйребез бар. Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов кебек якташларыбыз белән бик горурланабыз. Әмма Әлифба үзенә аерым бер урынны биләп тора. Уйлап карасаң, башка сыймаслык хәл кебек бит. Сәләй ага белән Рәмзия апа төзегән китап халыкка 57 ел буена хезмәт итә, шушы вакыт эчендә өч тапкыр үзгәреш кичерә, бер  миллионнан артык тираж белән чыгарыла.

Бу фикерне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов дәвам итте.

– Дөрес, миңа Вәгыйзовлар әлифбасын укырга туры килмәде, – диде ул, истәлекләргә бирелеп. Һәр чорның үз әлифбасы була. Ул безнең өйдә һәрвакыт изге китап булып саналды. Әнием укытучы булып эшләгәнлектән, күрәсең, мин инде мәктәпкә аяк басканчы ук китапның һәр битен ятлап бетергән идем. Ярты гасырдан артык белем бирергә яраклы дәреслек ни дәрәҗәдә камил булырга тиеш? Моны хәтта күз алдына китерүе дә авыр. Гомумән, әлифба иҗат итәр өчен беренче чиратта туган телнең камил һәм зәвыклы булуы шарт. Ә без әлифбасыз яшәмәдек. Димәк, татар теле иң матур сыйфатларга ия дигән сүз бу.

Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин да соклануын яшермәде.

– Безне кеше иткән, тормыш юлына басарга ярдәм иткән әлифба авторларын онытырга хакыбыз юк, – диде ул. Хатирәләргә дә бирелеп китте. – Мине дә башлангыч сыйныфларда әнием укытты. Мәктәпкә укырга-язарга өйрәнеп бардым. Дәрес вакытында бик белеп бетермәгәннәргә пышылдап әйтеп утырган өчен, өйгә кайткач, партада тик кенә утыр, дип эләккән чаклар да күп булды.

Язмышлар

Үземне искиткеч бәхетле кеше итеп сиздем бу кичәдә. Кайчандыр Сәләй ага һәм Рәмзия апа белән сирәк кенә булса да аралашып, күрешеп яшәдем чөнки. Мин укыган чорда алар инде укытучылык эшен ташлаган, әмма училищега һәр көнне диярлек килеп йөриләр, фән белән шөгыльләнәләр иде.

Әлифба авторларын мәңгеләштерү эшен беренче булып педучилищеда күп еллар директор булып эшләгән, исеме легендага әверелгән Илдус абый Сәгъдиев башлап җибәрде дип уйлыйм. Бервакыт ул болай дип шалтыраткан иде: «Сеңлем, бик эчем пошып йөри әле. Безнең Сәләй ага белән Рәмзия апа архив тузаннарында югалып калыр кебек. Искә алучы да юк бит. Дөрес, педучилищеда Әлифба музее төзедек. Әмма алар хакында илнең түгел, дөньяның һәр почмагында яшәүче милләттәшләребез белеп торырга тиеш. Мактаулы исемнәр бирелмәсә дә, халык академиклары бит алар. Кайт әле. «Ватаным Татарстан»да язып чыгыйк әле, – диде. Шуннан тукталып калмады Илдус абый. Башкаларны да үз артыннан ияртә алды. Конференцияләр үткәрелде, Әлифба һәйкәле төзелде, Сәләй аганың туган җирендә, Самара өлкәсендәге Камышлы районының Татар Байтуганы авылында тагын бер Әлифба музее пәйда булды. Һәм менә киләчәктә өч елга бер тапкыр үткәрергә тәгаенләнгән Вәгыйзов укулары шаулап-гөрләп узды. Хәзер инде бу эшләрне остазыбыздан кабул итеп, педагогия көллиятенең бүгенге директоры Гөлнара Гарипова дәвам итә.

Арчада Сәләй ага белән Рәмзия апаның язмышын Тукайныкы белән чагыштырырга яраталар. Икесе дә ятимлекнең ачысын-төчесен татыган кеше алар. Алты айлык чагында Сәләй аганың әтисе вафат була. Туган ягына юл тоткан әнисенә баланы бирмиләр. Янәсе, малай кеше әтисе нигезендә тәрбияләнергә тиеш. Әмма әбисенең хәле авыраеп китә һәм ул Сәләйне авылдашлары Гататдин абый белән Гайшә апага асрамага бирергә мәҗбүр була. Рәмзия апа исә – Башкортстаннан. Эстәрлетамак балалар йортында тәрбияләнә. Егет белән кызны Казан педагогия институты кавыштыра. Арча педагогия училищесына кайтып эшли башлагач та, бәхетле тормышка сугыш чик куя. Завуч булып эшләгән Сәләй ага фронтка киткәч, аны Рәмзиясе алыштыра. Көн дә хәбәр көтеп, исән кайтуына өмет белән яши ул. Әмма өмете тиз генә акланмый. Сәләй ага Харьков янында әсирлеккә төшә. Аннан котылгач, аны Печора лагерена сөрәләр. Рәмзия апа, ике нарасыен җитәкләп, ике мәртәбә ире янына бара. Мондый сәяхәтләрнең ахыры бик аянычлы тәмамлана: аны эшеннән куалар. Ә ире, сабыйларны саклап калу ниятеннән, аңа үзеннән баш тартырга киңәш итә. Кайткач та, бары тик кайчандыр үзләре укыткан, ул вакытта зур урыннарда эшләгән укучылары ярдәмендә генә кабат педучилищега эшкә урнаша алалар.

Кандидат булмаган башы белән…

Көчле рухлы була Сәләй ага белән Рәмзия апа. Авырлыклар, гаделсезлекләр бу икәүнең бер булып типкән йөрәкләрен ташка әйләндерә алмаган, күңелләре тупасланмаган аларның. Шулай булмаса, җиң сызганып, нәкъ менә сабыйлар өчен булган дәреслеккә – әлифбага тотына алырлар  идеме икән алар?!

1960 елда төзелә башлаган дәреслек балалар кулына 1965 елда гына барып ирешә. Татарстан Мәгариф министрлыгы уздырган конкурста бу дәреслек икенче урынны ала. Беренче урын бирелми. Ә башта… Сәләй аганы министрлык бинасыннан: «Фән кандидаты да булмаган башың белән бу тирәдә буталып йөрмә», – дип, әлифбасы-ние белән борып чыгаралар. Ярый әле түрәләр арасында аңлый белгәннәре, Сәләй ага әлифбасына озын гомер юраучылары да табыла. Ни өчен шулай? Бу сорауга бүген Илдус Габдрахманович болай дип җавап бирде:

– Беренчедән, Сәләй ага белән Рәмзия апа икесе бер йодрык булып, тирәнтен аңлап эшләделәр. Кирәк вакытта бер-берсен тәнкыйтьләп алырга да күп сорамый иде алар. Гомумән, аларның яшәү рәвеше башкалар өчен бер мәктәп булды. Икенчедән, китап беренче тапкыр нәшер ителгәч, тукталып калмадылар. Төрле өлкәдәге үзгәрешләрдән чыгып, китапка төзәтмәләр кертә бардылар. Өченчедән, бу дәреслекне эшләргә тотынганчы, егермедән артык төрле халыкның әлифбаларын ныклап өйрәнделәр. Һәрберсенең яхшы якларын үзләренә алдылар.

Вәгыйзов укуларында без тагын да сөенечле хәбәрләр ишеттек. Тормыш таләп иткән тиешле төзәтмәләрдән соң, Илсур Һадиуллин бу әлифбаны федераль исемлеккә кертү мәсьәләсен хәл итәргә сүз бирде. Марат Әхмәтов исә Әлифба һәйкәлен яңартуны йөкләмә итеп алды.

Әлифба авторлары Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия апа Вәлитованың укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен 40ка якын хезмәте бар. Алар арасында «Кызыклы грамматика», «Язу һәм матур язу» дәфтәре, төрле методик кулланмалардан бүген дә файдаланалар. Әлифбалар да берничә: 6 яшьлекләр өчен, өч сыйныфлы башлангыч мәктәп өчен, «Рәсемле әлифба», хәтта латин графикасы белән дә дәреслек төзергә өлгерәләр.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү