«Бөекләр эзеннән» проектының Тукайга багышланган махсус чыгарылышы: шагыйрь турында күпләр белмәгән чынбарлык нинди?

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды.

«Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде». Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар»ында әнә шундый юллар бар. Әлеге истәлекләрендә ул 8 яшенә кадәр, ягъни 1894 елгача булган гомерен тасвирлый. Шушы гомерен кечкенә Апуш Кушлавыч, Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында, берникадәр вакыт Казанда үткәрә. Бу авыллар бүген нинди хәлдә, халык хәтерендә Тукай ни рәвешле яши? Без, әнә шуларны ачыклар өчен, Тукай эзләре буйлап сәфәргә кузгалдык.

Кушлавыч

Җыйнак кына авылда 64 хуҗалык бар, җәмгысы 113 кеше яши. Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева әйтүенчә, халык игенчелек, терлекчелек белән көн күрә. Тугызъеллык мәктәпләре, кибете, мәчете бар. Авылның күрке – Тукаевлар гаиләсе музей-йорты.

Габдулла Тукай бу авылда указлы мулла Мөхәммәтгариф белән Бибимәмдүдә гаиләсендә 1886 елның 14 (26) апрелендә аваз сала. Габдуллага 4 ай ярым чагында атасы кату зәхмәтеннән үлә. Ире үлгәннән соң, Мәмдүдә әтисе йортына (Өчилегә) кайтып тора. Шул ел азагында 23 яшьлек Бибимәмдүдәне Сасна Пүчинкәсе авылына 69 яшьлек Мөхәммәтшакир Фәйзуллинга кияүгә бирәләр. Кияү йортына күченеп киткәндә, Габдулланы Кушлавыч авылындагы Шәрифә исемле фәкыйрь карчыкка асрамага биреп калдыралар.

Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән. Карчык исә үзенең «Кадалмас әле килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орышаорыша кертә икән. Ул карчык үлгән инде; Аллаһы аңар рәхмәт итсен.

Габдулла Тукай «Исемдә калганнар»

Тукай биредә бик аз гомер кичерә, әмма шушы авылда тууы, аз гына яшәп алуы белән дә һаман авылга игелек кылуын дәвам  итә. Тукаевлар гаиләсе музей-йорты мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина әнә шундый фикердә:

– Казан арты авыллары арасында Кушлавыч аерым бер урын алып тора. Бу – дөньяга Тукайны биргән авыл, аның әтисе ягыннан бабалары да гомер кичергән урын. Музей исә 1996 елда, Тукайның тууына 110 ел тулу уңаеннан ачыла. Музей быел 25 еллыгын билгеләп үтә. Без биредә әлеге күркәм нәселгә кагылышлы һәрбер ядкәрне кадерләп саклыйбыз. Әйтик, әнисенең өч тәлинкәсен, чәйнеген авыл халкы беренче тапкыр музей ачылганда, 1959 елда ук китереп биргән иде. Дөрес, музей төп нигез урынында түгел, ул нигез музей белән янәшәдә урнашкан. Әлеге урынга 1956 елның апрелендә Тукайга бюст ачылды. Бюст артында китапханә өчен бина төзелә, шунда беренче музей ачыла. Авыл халкы Тукайның туганнарын беренче мәртәбә 1946 елда каршы ала. Анда Тукай ак фәрештәгә тиңләгән апасы Бибисаҗидә кызы Өммеһания белән кайта. Алар гомер буе Яшел Үзән районының Бәчек авылында яши, шунда вафат була. Без әтиләре бер, әниләре башка булган Газизә апасы белән дә элемтәдә тордык. Ул музейда 1949 елда улы Хөсәен Зәбиров белән Кушлавычка кайта, нигез урынына кереп, дога кыла. Аның оныклары Әлфия, Наилә, Диләрә исән-сау, Казан шәһәрендә яшиләр. Тукайның әти-әнисенең сурәтләрен, дәү әнисе сөйләвенә таянып, Әлфия Зәбирова ясый. Ул портретлар безнең музейда да, Казан музеенда да бар.

 

Тукайның вафатына 15 ел тулу уңаеннан Кушлавычны Татарстан китап нәшрияты шефлыкка алган. Авылның һәрбер гаиләсенә, матди хәлен яхшырту йөзеннән бәясе 100 сум булган тегү машиналары, унар сумлык урак белән чүкеч өләшәләр. Балаларга бәясе 20 сумга төшкән уку-кирәк ярагы, бүрекләр бирелә. Авыл китапханәсенә 230 данә китап кайтарыла. Күрше совхоз авылга кирәкле техника белән ярдәм итә. Бу турыда 1928 елның апрелендә «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында язма басыла. Без әлеге газетаны да кадерләп саклыйбыз.

Сасна  

Бу авылда шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә үзенең мәңгелек йортын таба. Саснаның төп урамы Тукай исемен йөртә, бердәнбер мәчетенә Бибимәмдүдә дип кушылган. Мәктәбе юк, нибары 32 хуҗалыгы бар. Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин әйтүенчә, халык мал асрап көн күрә. Сасна авылына халык Бибимәмдүдә каберен зиярәт кылырга дип киләләр икән. Бер төркем язучылар килгәндә, аяк асларында чишмә типте дигән матур хикәятләре, биредә теләкләр кабул була дигән ышанулары бар. Бибимәмдүдә абыстай хакында халыкта төрле фикерләр яши. Бу, әлбәттә, Саснага бәйләнеше булган һәр кешене борчуга сала. Язучы Гарифҗан Мөхәммәтшин дә әлеге четерекле сорауга карата үз фикерен белдерде:

– Халыкта Бибимәмдүдә баласын карамаган, үз тормышын көйләргә тырышкан дигән фикерләр яши. Һич тә алай түгел. Кайсы гына истәлекләрне алып карасак та, шагыйрьнең әнисен бик чибәр, озын зифа буйлы, булдыклы, эшкә уңган дип тасвирлыйлар. Яшь хатынга үз тиңе табылган булыр иде. Ләкин ул 69 яшьлек картны бер генә максат белән сайлап ала: яңа туган сабые Габдуллаҗанның йортлы, тук булуын тели. Аның үзеннән өч мәртәбә олырак картка кияүгә чыгуын башкача аңлатып та булмый.

Хәтерлим, 1992 елда язучылар көннәрен уздырдык. Язгы чәчү чоры, көннәр матур торды. Авылга Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев кайтты. Тукайның әнисе яшәгән Саснага бардык, каберен зиярәт кылдык, рухына багышлап, Коръән укыттык. Мәрасим тәмамланган соң язучылар төрле якларга таралышты. Мөхәммәт ага кабер яныннан иң соңгы кеше булып кузгалып китте. Шул ук елның шыксыз көзге бер көнендә Бибимәмдүдә абыстай кабере янына тагын килде ул. Салкын яңгыр астында яланбаш бик озак басып торды. Саснага берничә ел рәттән кайтты, Бибимәмдүдә абыстай каберендә бик озак тора иде. Аның өчен бик борчылсам да, «Нинди уй йөртә сезне?» – дип сорарга базмадым. Шушы сер минем күңелемне хәзер дә борчып тора. Мөхәммәт ага исә соңгы сәфәреннән соң үзе дә озак яшәмәде, бакыйлыкка күчте.

Өчиле

Зиннәтулла бабай йортына аяк басабыз. Шушы нигездә гомер кичергән Мөршидә Хурамшина безне, бу – бик бәхетле нигез, дип каршы ала. Зиннәтулла бабайдан соң, бу нигездә аның улы Кәшфелкәбир яши, аннан бу йортны авылдашы Кадыйр абзый сатып ала. Бүген биредә Кадыйр абый дәвамчылары яши. Тукай Өчиледә дүрт мәртәбә була. «Габдулла Тукай: Тормыш юлы һәм иҗат елъязмасы» (авторлары – Фатыйма Ибраһимова, Әнисә Алиева) дигән фәнни хезмәттән күренгәнчә, Тукай Өчилегә әтисе үлгәннән соң, әнисе белән кайтып тора. Аннан әнисе үлгәннән соң, Саснадан китерелә, шушыннан Казан ярминкәсенә асрамага озатыла. Кырлайга асрамага җибәрелер алдыннан да Габдулла Зиннәтулла бабасына яшәп ала. Кызганыч, бабасы оясында үзен «күгәрченнәр арасындагы чәүкә» итеп хис итә. Гомере ахырында бирегә тагын бер кайта әле ул.

Без авылның мәктәбендә дә булдык. Балалар Тукайның тормыш юлын да, иҗатын да белә, Өчиледәге язмышын шигырь юлларына да сала икән. Өчиле авылы кызы Зөһрә Сафиуллина «Үпкәләмә, Тукай, бабаңа» дигән шигырь иҗат иткән. Тарихтан сабак алу шушыдыр инде ул, мөгаен.

Авыл урамнарын тарих укытучысы Халидә Вәлиева, татар теле укытучысы Ләйсән Шакирова, имам-хатыйп Әнвәр Камалов белән урадык. Халидә апа авылның мөстәкыйль мәхәллә буларак, 1787 елда оешуы, 1879 елда мәчет салыну, Зиннәтулла бабайның шушы мәчеттә имамлык итүе турында сөйләде. Бу авыл нурлы, кешеләре якты булып истә калды.

Казан

Зиннәтулла бабасының Габдулланы, авыл ямщигына утыртып, Казанга озатуы – һәр кешедә бер үкенеч уята торган мизгелдер. Ләкин аның артында нинди сәбәп ятканын да онытырга ярамый. Тукай истәлекләрендә 1891 елда бу якларда каты ачлык булуы һәм бабасының ишле гаиләсенең мохтаҗлыкта яшәве турында яза. Кем белә, бәлкем,  бабай бу баланы ачлыктан коткарам дигән изге нияттә утыртып җибәргәндер.

Казанда Мөхәммәтвәли белән Газизә апа гаиләсендә аңа озак юанырга насыйп булмый. Икесе бер юлы авырып киткәнлектән, бала янә Зиннәтулла бабаларына кайтып төшә.

– Тукай – халык кулында үскән бердәнбер әдиптер. Мин тарихта андый очракның булганын белмим дә. Өчиледә артык кашык булып тоела башлагач, ул Казанга Мөхәммәтвәли гаиләсенә килеп эләгә. Тукай аларны әсәрләрендә яратып искә ала. Язмыштырмы ул, очраклыкмы, Тукайны тәрбиягә алган кешеләр авырып китүчән булалар. Ир белән хатын икесе бергә авырый башлагач, баланы яңадан Өчилегә кайтарып җибәрәләр. Боларны уйлаганда, күңелдә Наил Касыйм юллары яңара:

«Ятимлеге аның язмыштандыр,

Бөеклеге ләкин халыктан!

Тукай үзе халкын үксезлектән

Йолып калыр өчен калыккан!» дип сөйләде Тукайның дүртенче буын туганы Риман Гыйлемханов.

Кырлай

Кырлайда безне Тукай музей-комплексы җитәкчесе Дамир Абдуллин каршы алды. Ул Сәгъди абзыйның киң күңеллелеге, аның авыл язмышына тәэсире турында сәгатьләр буе сөйли ала:

– Сәгъди абзый гаиләсендә Габдулла 3 елга якын яши, иң күңелле балачак еллары биредә үтә. Йорт әллә ни зур түгел, әмма хуҗалары киң күңелле. Бу йортта хәтта Бибимәмдүдә абыстайның дус кызы Нәфисә апа ире белән бер кыш чыга. Нәфисә апа ул чакта Тукайны үз баласыдай якын күреп тәрбияли.

Без Сәгъди абзыйга рәхмәтле. Тукайны үзенә алып кайтмаган булса, авылда мондый уңайлыклар да, музейлар да булмас иде. Кырлай хәзер Тукай маршрутларының үзәген тәшкил итә. Шагыйрь Кырлайны Шүрәле поэмасында, башка әсәрләрендә дөньяга таныта. Безнең дә Тукайны онытырга хакыбыз юк.

Кушлавыч – Сасна – Өчиле – Казан – Кырлай маршруты безгә ни бирде? Беренче чиратта, Тукай шәхесенә, иҗатына якынайтты. XXI гасыр кешесенә Тукай тере кеше булудан туктаган, символга әйләнгән кебек. «Исемдә калганнар» әсәре буенча сәфәр аны күңелдә «терелтергә» сәләтле.

Авыл рухы, кешеләре турында күбрәк – видеоязмада.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү