Марат Әмирханов: «Тукай үзәге булмау – безнең зур кимчелек тә, гаеп тә»

Апрель аенда гөлт итеп Тукайны искә төшереп ала торган гадәтебез бар. Билгеле инде, аның бер сәбәбе – Тукай премиясе, аның тирәсендәге ярышлар. Шул ук вакытта Тукайның васыятенә тугры калып, даими рәвештә шагыйрь тормышындагы «ак тап»ларны өйрәнүчеләр дә бар. Аның берсе – язучы Марат Әмирханов. Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайга багышлап китап чыгарганнан соң, ул «Габдуллаҗан» дигәненә керешкән иде. Быел бу китап та дөнья күрде. Язучы белән без Тукайга бәйле фактлар, эшләнмәгән эшләр, языласы әсәрләр һәм борчыган проблемалар хакында сөйләштек.

– Марат абый, апрель сезнең өчен нинди ай?

– Ул – минем туган аем. 22 апрельдә, Ленин бабай белән бер көнне туганмын. Шуңа күрә бу көнне бәйрәм итмичә булмый иде. Апрель – уяну ае. Мин бу айда төрле проектларны, эшләрне башлыйм һәм ел азагында аларның нәтиҗәсен күрәм. «Габдуллаҗан» дигән китапны да апрельдә башладым.
Апрель – Тукай ае. Бусы – безнең өчен иң кадерлесе. Шуңа күрә ул – иң шатлыклы, шул ук вакытта иң кайгылы ай. Бөек шагыйребез апрельдә туган һәм шушы айда бакыйлыкка да күчкән. Мин ел саен 15 апрельдә каберенә барып васыятенә тугрылыклы булуым турында ант итеп кайтам. Татарның дәүләтчелеге юк инде хәзер… Тукай безгә әнә шул тойгыны бирә.

Тукайның статусы – дәүләтчелек статусы. Шуңа күрә апрель – безнең дәүләтчелегебезнең ае да. Безнең өчен бу ай, дини бәйрәмнәребез кебек үк, әһәмиятле.

– Тукайны искә алу чарасында каберенә чәчәк түгел, «Габдуллаҗан» дигән китабыгызны салгансыз. Бу адымның мәгънәсе нидә?

– Әйткәнемчә, Тукай – безнең әләм. Нинди генә эшне башласак та, Тукай белән башлыйбыз. Ләкин бит ул әләм булып кына калырга тиеш түгел. Без башлаган гамәл, җәмгыять башлаган гамәл, дәүләт башлаган гамәл аның васыятенә туры килергә тиеш. Без Тукайга әле бик бурычлы. Ул күп яклап ачылып бетмәгән. Бу китап – эшләнәсе эшләрнең бер тамчысы гына.

Тукайны өйрәнү өчен бездә үзәк юк. Тукайның тормыш юлын өйрәнә торган институт кирәк, дип инде күптәннән әйтеп киләм. Мин институт дим инде аны, Зиннур Мансуров үзәк ди. Һәр хәлдә аларның мәгънәсе бер. Әле шушы көннәрдә институтларга, академиягә шалтыраттым, баксаң, хәзер Тукайның тормыш юлын өйрәнүче бер галим дә юк икән. Иҗаты белән ниндидер дәрәҗәдә кызыксынучылар булды, анысы да беткән икән. Тукайга багышлап диссертация язучы да юк. Кем теләде – диссертация язды, фән эшлеклесе булды һәм аның файдасын күреп яши.

Бәлкем Тукай тиешенчә өйрәнелгән, аның турында язарлык нәрсә калмады дип уйлый торганнардыр. Бу – бик куркыныч нәрсә. Тукай көн дә истә булырга тиеш. Алай гына да түгел, көн саен эзләнергә, яңа якларын ачарга һәм халыкка җиткерергә кирәк. Безнең алда менә шушы мәсьәлә тора.

– Тукайга багышлап ике китап чыгардыгыз. Һәм аларда күп кенә стереотиплар җимерелә. Әйтик, без усал дип күнеккән Шәрифә карчыкның холкы һәм усаллыгы «Габдуллаҗан» китабында аклана. Бу юнәлештә эшләгәндә нинди чыганакларга таяндыгыз?

– Бу стереотиплар галимнәрнең шагыйрьнең «Исемдә калганнар» дигән әсәрен эталон итеп алуы аркасында туган. Шул рәвешле Шәрифә карчыкны без гомер буе сүгеп, иң зур золымчы буларак кабул иттек. Мескен карчыкны Тукай әйткәнгә таянып сүккәнбез, ә чынбарлыкны ныклап тикшерүче булмаган. Тикшергәндә исә бөтенләй башка мәгълүматлар чыга. Шәрифә карчыкта Тукай бары тик ике айдан артыграк кына тора. Карчык аны бер кибән арыш бәрабәренә алып кала. Хәер, Тукай: «Ул карчык үлгән инде. Аллаһ аңа рәхмәт итсен», – дип тә яза бит. Ачу тотмыйм дигән сүз инде бу.

Тукайның «Исемдә калганнар»ында үги әбисе Латыйфа карчык турында да сүз бар. Ул анда: «Ияреп килгән алты бала арасында мин бер чәүкә кебек идем», – дип яза. Бу җөмлә дә мине бик тынгысызлады. Чөнки Латыйфа 18 яшендә Зиннәтулла йортына аяк баса. Бәс, шулай икән, берничек тә килгәнче 6 бала тудыра алмый бит инде. Зәкия апа Рәсүлова, Атилла Расихның җәмәгате, география укытучысы – Тукайның бу сүзләренә беренче булып каршы килгән һәм гаделлекне ачкан кеше. Уфа архивларында эзләнеп, ул балаларның шәҗәрәсен табып, аларның Зиннәтулла хәзрәт белән Латыйфа абыстайның үз балалары булуын язып чыкты. Аларның берсе дә ияреп килмәгән. Димәк, Тукайның һәр сүзе хакыйкатькә туры килә дигән сүз түгел әле.

Адәм баласының төрле чагы була, кызып киткән чагы, ачулы-үпкәле, кайтып төшкән мәле. Тукайның «Исемдә калганнар»ында да шулай ул. Шагыйрь үзе дә «Бу урыннан игътибарән тәрҗемәи хәлемне үземнән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, «булган»ны – «булды»га, «йөргәнмен»не – «йөрдем»гә алмаштырам», – ди. Ягъни моннан калганнарын кеше сөйләве буенча яза. Кем ничек сөйли бит…

Зиннәтулла бабайда торгандагы ачлыкка да  аңлатма бар. Идел буенда 1890 елда башланган коточкыч корылык аннан алдагы елларда да дәвам итә һәм берничә елга сузылган ачлык килә. Андый вакытта хөкүмәт азмы-күпме ярдәм итә, билгеле. Авылда ипи тарату оештырыла. Ипи бүлү күренеше «Габдуллаҗан»да бар. Үзенең алты баласы өстенә Габдуллаҗан… Ул аны, исән калсын дип, асрамага бирә. Бибимәмдүдәнең бит, Габдуллаҗан үлсә, бер эзе дә калмый.

– «Язмыш җилләре Уральскига китермәсә, Апушның тормышы башка юлдан китәр иде». Җаек Тукайга нинди йогынты ясаган? Бу сәхифәне язганда нинди яңалыклар мәгълүм булды?

– Тукайны Тукай иткән урын ул – нәкъ менә Уральск (Җаек) инде. Тукайның бөтен иҗади гомере – сигез ел. Шуның 3 елы Җаекка туры килә. Әлбәттә, Казан мәдәни мәркәз буларак шулай ук зур роль уйный. Тик менә Җаек булмаса… Бәлкем бер хәлфә булыр иде, аны әйтеп булмый инде. Һәрхәлдә, без белгән Тукай булмас иде.

– Китаптан Тукай усал булса да, ышанучан, шуңа бәйле алданучан дигән фикер кала.

– Тукайның артында торучы юк, ярдәм итүче юк. Җизнәсе вафатыннан соң мәдрәсәдә яши башлый. Шунда укый, ничектер тормыш итәргә тырыша. Талантлы шигырьләр яза, әмма тәҗрибәсезлеге аркасында авыр хәлдә кала. Мәсәлән, Казанда нәшрият тотучы Шәрәфләр 30 сумга аның дөнья күргән һәм киләчәктә язылачак шигырьләрен нәшир итү хокукын сатып ала. «Әлислах» газетасында эшли башлагач, бу килешү калкып чыгып, Тукайны авыр хәлдә калдыра. Дөрес, дуслары котылу юлын табыша, әмма тормышының авырлыгы аркасында Тукай әнә шундый глобаль килешүләргә кул куештыра…

– Тукай тормышының кайсы чорында «ак тап»лар бар?

– Тукайның Уральск өлеше өйрәнелгән дип әйтеп була. Ә менә Казанга бәйле «ак тап»лар шактый әле. Габдулланың якын дуслары – «Аң» журналының нәшире һәм мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм Зәйнәп Хәсәнияләрнең йортлары бүгенгә килеп җиткән. Ул Яшел Үзән районындагы Васильево шифаханәсе территориясендә урнашкан «Охотничий домик» дип йөртелгән йорт. Бу – Хәсәнияләр дачасы. Вакыт аяп, сакланса һәм тарихи-мәдәни объект буларак исәптә торса да, аңа хәзерге көнгәчә Хәсәниләр йорты булуы һәм монда Габдулла Тукай килеп йөрүе турында элмә такта куелмаган. Йорт та бар, фактлар да бар юкса. Сүз уңаеннан, Тукайның соңгы язган хаты да Зәйнәп Хәсәниягә адресланган булуын да искәртеп үтик әле. Ул аны 28 мартта яза, 2 апрельдә вафат була. Хатта «Аң» журналына биргән шигырьләре турында уйланып яза. Ул вакытта «Аң» иң зыялы, иң популяр басма була.

– «Бибимәмдүдә», «Габдуллаҗан» дигән китапларыгыз дөнья күрде, тагын нинди китаплар язарга җыенасыз?

– Шагыйрьне Тукай буларак таныткан даирә бар һәм ул зур түгел.  Өченче китап шушы даирәгә багышланачак. Бу очракта беренче чиратта Камил Мотыйгый исемен атап үтәргә кирәк. Тукайны журналистикага әйдәгән, оста публицист булып җитлегергә мөмкинлек биргән кеше. Ләкин Советлар вакытында аны Тукайны эксплуатацияләүдә гаеплиләр, Әхмәт Фәйзи бу хакта пьеса да яза. Әлеге тамаша вакытында аңа карата «эксплуататор» дигән сүз әйтелә. Ул түзеп тора алмыйча, сикереп тора һәм «юк!» дип кычкыра. Нахак гаепләүләр татар мәдәниятендә тирән эз калдырган шундый шәхесне дә сындыра һәм ул үз-үзенә кул сала. Шөкер, бүген аңа игътибар арта. Тукай даирәсендәге икенче шәхес – Фатих Әмирхан. Тукайны Фатих кына түгел, әнисе Рабига абыстай да, әтисе Зариф хәзрәт тә якын күрә, хәтта өйләндерергә дә телиләр. Кыз да табыла, фатир да белешенә, Тукайны да ризалаталар, әмма соңгы мәлдә генә ул бу эштән баш тарта. Фатих Әмирхан – бик зыялы, бик укымышлы һәм Тукайга сүзе үтә торган иң якын дусты була. Тукайга йогынты ясаган өченче кеше – Сәгыйть Рәмиев. Ул – татар әдәбиятында мәгънәви шигырь ягыннан Тукайдан өстен шагыйрь. Тукай аны үзе шулай таный да. Алар дус булалар, аннан сүзгә киләләр, тагын дуслашалар… Рәмиевнең дә язмышы авыр. Инкыйлабтан соң иҗаты туктала, Габдулла кебек үк үпкә чиреннән үлеп китә. Хәер, Фатыйх Әмирхан да үпкә чиреннән дөнья куя. Тагын бер якын дусты – Сәгыйть Сүнчәләй инкыйлабтан соң атып үтерелә. Якын дуслары арасында Габдулла Кариев та бар. Ул шагыйрь янында соңгы сулышынача була.

– Вакыт узган саен ныграк күләгә астында калган шәхесләр. Тик безне бу темадан битәр шагыйрьнең мәхәббәте темасы күбрәк кызыксындыра бугай. Шул турыда пьесалар, җырлар языла, фильм төшерелде. Ә булганмы соң ул мәхәббәт?

– Егет кешенең кызларга да күзе төшкәндер, әлбәттә. Әмма ул үзен кимчелекле дип санаган. Күзенә ак төшкән, кечкенә гәүдәле, ябык, ләкин искиткеч зирәк, акыллы, сүз остасы. Ул аз сөйләгән, сөйли башласа, аны тыңлау үзе бер тамаша булган. Зәйтүнә белән бер-берсенә якынлык булган дип әйтергә була әлбәттә, бу хакта Зәйтүнәнең истәлекләре дә бар. Кызның Фатих Әмирханга, үз вакытында яхшылап кодалаган булсагыз, бәлкем без бергә булыр идек, дип тә әйткәне булган. Тукайның исә аңа багышланган дип фаразланган шигырьләре дә бар. Гомумән алганда, Тукай мәхәббәте – бары тик фараз гына. Аны үзеннән башка берәү дә белми. Әмма аның гаилә кору мәсьәләләренә кагылган хатлары бар. Әйтик Сүнчәләйгә ул бер бәян яза. Авылда алма бурлыгына барганда, мин бакчага керми калдым, ди. Алма бакчасының хуҗасы бурлыкка бармаган өчен аңа үзе алма бирә. Малайлар черек алма ашаса, Апуш агачтан өзелгән тәмле алма ашый. Шагыйрь шушы бәяннән соң, әгәр дә берәр кыз үзе башлап хат язса, мин аны һичшиксез шушы алма шикелле бик кадерләп учымда гына йөртер идем, дигән нәтиҗә ясап куя. Сүнчәләйгә язылган тагын бер хатында ул: «…гаилә мәсьәләсендә ул мин болай: рәфикаң (сөйгән яр) сине, син рәфикаңны яратасың икән һәм елына 500 тәңкәлек керемең бар икән, өйләнергә була. Ә минем рәфикам да, 500 тәңкәлек керемем дә юк, шулай булгач, өйләнәсем дә юк» дип яза.

– Яз бит әле ул Тукай премиясен бүлешү ае да…

– Бу хакта минем сөйлисем килми инде. Ул – уен һәм гадел түгел. Аны алу өчен артыннан йөрергә кирәк. Элегрәк йөрсәм, мин дә алган булыр идем, йөрүчеләр алды. Минем холкым андый түгел. Бу премияне бирү системасын үзгәртергә кирәк. Ул әллә кайчан туган, хәзер инде искергән, шуңа гадел дә була алмый.

– Әлеге премия буенча әдәбиятка бәя бирсәк, безнең әдәбият ни хәлдә?

– Әдәбиятны премия белән бәяләмик әле без. Ул булмаган заманнарда да язганнар, яхшы әсәрләр иҗат иткәннәр. Исхакыйлар, Тукайлар, Рәмиевләр, Сүнчәләйләр бернинди матди ярдәм өмет итмичә, үзләрен үзләре корбан итеп, халыкка хезмәт иткәннәр. Әдәбият бар инде ул. Татар әдәбияты – бай әдәбият. Хәзерге әдәбиятка бәя бирү ул укучыга бәйле. Ә укучы хәзер әдәбиятны укымый. Укымаган кеше әдәбиятка бәя бирә. Инде Тукай турында сөйлибез икән, Тукайның дөнья әдәбиятында тоткан урыны бармы? Бу сорау шулай ук ачык. Тукайның дөнья әдәбиятында тоткан урыны аны тәкъдим итүгә бәйле. Бу эш эшләнгән булса, ул дөнья әдәбиятында урын алган булыр иде. Аның урыны төрки дөньяда бар, ә инглиз телле илләрдә аны беләләр, дип әйтеп булмый. Тәрҗемә итсәк, тарала, дигән фикер бар. Алай гына булмый шул, үзеңә тырышырга, таратырга, танытырга, кыскасы, бик зур юл үтәргә кирәк.

Татар әдәбиятын дөньяга ике шәхес – Тукай һәм Җәлил белән танытырга мөмкин иде. Җәлил белән таныту җиңелрәк тә иде. Аны инде хәзер оныттылар. Чөнки таныту ул – һәр көнне даими, мөмкин булган барлык чараларны да кулланып эшләнә торган эш.

Тукайның иҗатында – миллилек, татарлык. «Мин шовинистик дәрәҗәдән дә артык милләтче» дип атый ул үзен. Тар милләтчелек белән дөньяны яулап алып булмый. Ул инде татарны яулап алды. Ә менә «Шүрәле», «Су анасы», «Кисекбаш»лары – дөньяны яуларлык әсәрләр. Алар теләсә кайсы опера театрында үз тамашачысын табар иде.

– «…иде» дигән җаваплар кәефне төшерде әле.

– Менә шуңа күрә, Тукайны татар казанында гына кайнатмас өчен, Тукай үзәге кирәк тә инде. Аның булмавы – безнең зур кимчелек тә, гаеп тә.

– Ә хәзергә үз акчагызга ел саен китап чыгару… Аны, мөгаен, бөтен кеше дә аңламыйдыр, «Нәрсәгә кирәк ул?» – дип сораучылар да бардыр.

– Бар. «Ни өчен үзең чыгардың?» –  диләр. Аны нәшриятка тапшырсаң, ул ятачак та, ятачак иде. Хәзер «рядовой» язучыга китап чыгару бик авыр, хәтта мөмкин дә түгел. Мин китапларны Тукай тормышын өйрәнгәнгә һәм аның җәмгыятьтә тоткан урынының җуела баруын күргәнгә, ничек булса да үземнән өлеш кертим дигән фикергә килеп яздым. Алар 3 китап булачак. «Бибимәмдүдә» бик популяр булды, аны бик яраттылар, бусы да шулай булыр дип уйлыйм. Аны «Мәгариф – Вакыт» дигән нәшрият чыгарды. Әле менә күптән түгел, мәктәпләр өчен тагын 300 данәдә бастырылачак, дип сөендерделәр. Җыеп әйткәндә, мин эшләдем, калганы инде – дәүләт эше.

– Укучыга әйтер сүзегез.

– Китап укырга кирәк. Ул белем арттыру гына түгел, рухиятеңне яңарту, дөньяга килүеңнең максатын тәгаенләү, аралашу, рухи ләззәт алу, шуның нәтиҗәсендә шәхес буларак үсү, үзеңне шәхес буларак таныту да. Китапны, әлбәттә, тыңлап та була. Әмма тыңлау – уку түгел, баш миендә эзе калмый. Электрон рәвештә бирелгән китапның да файдасы зур түгел, ул буш вакытны үткәрү өчен яхшы.


Фикер өстәү