ВТ | «Җылы оя» бәйгесе | «Минем канда әле хәтер исән!»

Кайбер кешеләр турында язганда, Сибгат ага Хәкимнең «Бер горурлык хисе яна миндә» дигән мәгълүм сүзләре искә төшә. Танылган шагыйрә, прозаик Лилия Гыйбадуллина (Сираева) һәм аның гаиләсен уйлаганда да шундый ук горурлык хисләре били мине. Бүгенгебез һәм киләчәгебезнең өмете, ышанычы, йөз аклыгы шундый шәхесләр белән билгеләнә. Талантлы, булдыклы, милли җанлы. Аның, бәлки, бүген нәкъ менә соңгысы аеруча  кыйммәттер. Уллары Ильяс белән Закирны да беләм: теттереп, татарча сөйләшәләр. Хәтта иҗат итәләр! Ильясны әдәби бәйгеләрдә җиңүче буларак еш күрә башладык. Шәһәр күләмендә татар теленнән олимпиадада инде ничәнче ел «бил бирми». Өстәвенә тхэквондо, йөзү, акробатика. Уку белән спортны бергә алып барып, вакыт кадерен белергә өйрәнеп тә үсә алар.

Баксаң, балаңны татар телле итеп үстерү өчен байтак тырышырга кирәклегенә Сираевлар да олы уллары үсә-үсә төшенгән икән. Ильяс балалар бакчасының чыгарылыш төркемендә йөргәндә генә. Татар төркемендә егермеләп бала русча сөйләшкәндә, үзе кебек үк татар телле Илнур исемле малай белән аерым уйнап үсә ул. Чыгарылыш вакыты җиткәч, психолог дүрт төркем балаларының да мәктәпкә әзерлегенә тест үткәрә. Ата-аналар җыелышында бер эшне тартып чыгара да: «Татар төркемендәге бер бала үзенең исемен дә яза алмый. Мин, напишите буквами, дигән идем, «А, Б, В, Г…» дип алфавит язып куйган», – ди. Бу бала Ильяс булып чыга. Татар телле бала «напишите» белән «буквы» сүзләрен генә аңлаган да белгән хәрефләрен язып чыккан. Ике яшендә алфавит өйрәнгән, һәр хәрефкә шигырь белгән бала бу. «Татар төркемендә тестларны татарча үткәрдегезме?» – дип сорый Лилия. Сорауны ошатмый психолог ханым. «Татарча тест үтәсегез килсә, фәләненче бакчага барыгыз, бер төркемдә дә русча белмәгән бала юк, – ди. – Балагыз мәктәпкә әзер түгел, татар төркеме надан, түләүле курсларга йөртергә кирәк». Тигезсез шартларга куелсалар да, улының сәләтләрен анадан да яхшырак кем белсен?! Шәһәрнең 52 нче татар мәктәбенә биргәч, баланың көннән-көн ачыла баруын да күрә алар. Соңрак, йөрергә якын дип, йорт янында гына булган рус мәктәбенә күчерәләр. Баланың теленә генә түгел, шәхес булып үсешенә дә мәктәпнең йогынтысы никадәр зур булуын аңышкач кына, бишенче сыйныфта «Адымнар» полилингваль мәктәбенә йөртә башлыйлар. Шәһәрнең икенче читенә диярлек бу. Уллары анда үзен судагы балык кебек сизә: татар теленнән олимпиадаларга йөри; җиңүче дә, призер да була. Сүз уңаеннан, дүртенче сыйныфта чыгарылыш тантанасында игътибар итәләр: бүләкләнгән егермеләп отличникның сигез-тугызы – теге «надан» татар төркеменнән. Ильясны да ике телдән дә грамматикасы иң әйбәте дип үрнәккә куялар. Отличник, татар теленнән олимпиада җиңүчесе дә.

Кече уллары Закирны, әнисенә ияреп, «Көмеш кыңгырау» редакциясенә килеп йөргән чагыннан беләм. Укырга да кермәгән малай математикадан йөз эчендә кушу-алуларны җиңел генә эшләп ата, мин язып-тикшереп өлгерә алмыйм; татарчасы да сөбханалла диярлек. «Закир белән башкачарак булды. «Нәмәкәй» дип сөйләшүче татар телле балага бакчада үзе кебек үк сөйләшерлек бала юк иде. Ул, башкаларга ияреп, русча сөйләшә башлады. Бу – 2017–2018 еллар. Өйдә тукран урынына «татарча сөйләш, татарча сөйләш!» дип торабыз, абыйсы белән аралашу татарча гына. Балалар бакчасы чорында аның телен гаиләдә саклап кала алдык. Әгәр өйдә дә теленә игътибар ителмәсә, иртәдән кичкә кадәр эштә булып, бу мәсьәлә агым уңаена куелса, ай-һай, татарчасы ничегрәк булыр иде икән?» – ди Сираевлар.

Авылда яшәгән әби белән бабайга башта шулай «татарча сөйләш» дип тору сәеррәк тоела. «Татарча белерләр алар, русча өйрәнсеннәр», – дигән буын вәкилләре бит. Ассимиляция күренешенең шундый зур тизлек белән баруын оныклар үсә-үсә аңлыйлар. «Карале, адәм гыйбрәте, монысының да оныгы татарча сөйләшми, бусы да оныклары белән русча сөйләшә», – дип, кордашларына игътибар итә башлый Зиннур бабай. Һәм үзе дә принципиаль позициягә баса. Ә бабай бит ул – малайлар өчен зур авторитет! Әби-бабай тәрбиясе бик кыйммәт бүгенге заманда. Малайлар – әби-бабай дип, әби-бабай оныклар дип өзелеп тора. Кечкенәдән  машинасына утыртып, экскурсиягә алып чыгып китә урманчы бабай, бу җирләрнең тарихын сөйли, матурлыгын күрсәтә. Бергәләп балыкка йөриләр, кар көриләр, учак ягалар, пычкы тарталар… Бабакайлары аларны эш белән дә, сүз белән дә тәрбияләп үстерә. Ә өйдә килен белән каенана чөкердәшә. Хәер, килен дигән сүзне белми алар. «Кызым», әлбәттә! Зирәк каенана баштан ук Лилиягә төп нигезнең хуҗабикәсе статусын бирә: үз өең дип хис ит, киңәшчем-сердәшчем бул!

Югала барган традицион гаилә институты биредә. «Каядыр Казаннарга ыргылмауның төп сәбәбе дә шулдыр, бәлки. Ничек итеп мәхрүм итик аларны бу бәхеттән?» – ди Лилия, дистәләгән бәйге җиңүчесе, халыкара Белла әдәби премиясе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе. Әйе, гаилә учагын саклауны беренче урынга куйган ир хатыны, балалар анасы ул. Ире Илһам (туры килүен әйт син!) гаҗәеп талантлы шагыйрә белән гаилә коруын яхшы аңлый: кайчак вакыт җиткерә алмый өзгәләнгәнен күреп, иҗат кына ит, эшләмә, дип тә карый. Ләкин «Мәйдан» журналы да баласы кебек якын бит, әдәби сүзнең көчен аңлаган гамьле зат үзенең кешеләргә кирәк икәнен дә яхшы белә.

Көчле нәселгә килен булып төшә Лилия. Мәгъдәнетдин, әсирлекнең, штрафбатларның, «чистка»ларның бөтен ачысын-төчесен күреп, 1946 елда гына авылга кайта. Ушлы, акыллы, физик яктан да нык кеше, хәтта усал да була ул. Әсирлектән кайтучыларга кырын караган заманда да ни үзенә, ни балаларына сүз әйттерми. Лилиянең каенатасын олылавы сизелеп тора: «Әткәй (Мәгъдәнетдин улы!) бик эрудицияле: гади көтүче белән дә, ил башлыгы белән дә уртак тел табып сөйләшә ала торган кеше. Ул сиңа пәйгамбәрләр тарихы турында лекция сөйли ала, мәсәлән! Гаиләдә баш кеше. Тәртипле, мәзәкчән һәм бик нечкә күңелле кеше. Әткәй белән танышкач, бу нәселне дәвам иттерү теләге туды да инде. Илһам янында үземнең һәрвакыт кадерле һәм ышыкта буласымны тоеп кияүгә чыктым. Әткәй бик горур. Аның өчен син – иң беренче чиратта, татар! «Бабаларың син татар булсын өчен илне саклаган, Ватан ул – син, синең балаларың». Ул нәкъ Әлмәндәр карт кебек!»

Шундый ук соклану сүзләрен әнкәсенә карата да әйтә. Актанышның данлыклы Салиховлар нәселеннән. Чын татар хатыны, чын ана: сабыр, тыйнак, пөхтә, зирәк…

«Минем канда әле хәтер исән!» дигән куәтле энергетикасы бар Лилиянең. Ата-бабалардан күчкән энергетика икән бу. Ике яктан да. Бала чактан ук көчле булырга тиешлеген, әтисенең: «Һәрвакыт үз фикерең булсын!» – дигәнен сеңдереп үскән «егет» кыз ул. Шөкер, әлеге гаилә белән бу гаярь татар рухы киләчәккә дә күчәр дигән ышаныч бар.

Лилия Фәттахова


Фикер өстәү