Никах килешүе: өстенлеге нидә?

Гаилә кәгазьдән башлана. Соңгы арада никах килешүе төзеп гаилә коручылар турында ешрак ишетергә туры килә. Чит илләрдә бу күптәннән гадәти хәл булса, бездә исә аңа әле дә шикләнеп, гайре табигый очрак итеп карыйлар. Янәсе, ничек инде гаилә коруны мал-мөлкәт, акча бүлешүдән башлап булсын?! Никах килешүе нигезендә ни ята соң? «ВТ» хәбәрчесе шуны ачыкларга тырышты.

«Бу гаиләне берләштерде»

Казаннан Алсу һәм Алмаз Сәмигуллиннар 20 елдан артык бергә яши. Өч балалары бар. Олысы башка шәһәрдә белем ала. Бу вакыт эчендә гаилә тормышында төрлесе булган инде, билгеле. Никах килешүенең ни икәнен дә белмәгән Алсу дистә елдан артык гомер иткәч кенә «моны эшләргә кирәк» дигән карарга килә. Ә сәбәбе?

– Начар яшәдек димим. Бәхетсез тормыш алып барган кеше иреннән өч бала алып кайтмый ул. Әмма никах килешүен төзергә бер вакыйга этәрде. Кисәк кенә ирем көнләшә башлады. Нишләсәм дә, кая барсам да, көнләшүен йөгәнли алмады. Мин дә моңа түзеп тора алмадым. Олы балам да: «Түзеп яшәмә, әни», – диде. Ике баламны алдым да, таксига утырып, өйдән чыгып киттем. Фатир яллап тордым, – дип сөйләде ул. – Ирем эзләде инде. Телефонны сүндердем, шалтыратса да, алмадым, кайда торуымны әйтмәдем. Иптәш кызым: «Үз фатирың булсын, ал», – дип киңәш бирде. Риелтор белән булышты. Гомер иткәндә: «Бернәрсәң дә юк!» – дигәнне әллә нигә бер булса да ишетеп, кимсенүләремне исәпкә алып, фатир алырга ниятләдем. Фатир алырга җыенганда, ирем тапты. Кайтуымны сорады. «Кайтам, әмма никах килешүе төзибез!» – дигән шарт куйдым. Ирем ризалашты.

Хәзер исә Алсуның үз фатиры да, ир фатирында өлеше дә бар. Абруем да күтәрелде, ди. Кайчагында үз хокукларыңны да белү кирәк икән шул.

– Татарлыгыбыз инде бу безнең. «Ир ни дияр, кешеләр ни уйлар, каенана ни әйтер», – дибез. Хокукларны белергә кирәк. Хатын-кыз югыйсә ат урынына эшли, гаиләне алып бара, иренә дә ярый. Ә үзе мескен хәлдә кала. Никах килешүе хатын-кызны әнә шул мескенлектән коткара. Миңа да гаиләдә мөнәсәбәт үзгәрде. Рәсми кәгазь безне, киресенчә, берләштерде генә. Гаиләдә күренми торган күренешләрне ачып сала икән бу килешү. Хәзер өй эчендә низаглар да юк, юкка-барга талашмыйбыз, – диде Алсу.

Килешүдә килешенә

Никах килешүе гаилә тормышын җайга салуда нинди роль уйный? Никах килешүендә ир-атка – балыкка йөрмәскә, хатын-кызга дус кызлары белән күрешмәскә дигән тыю кертеп буламы? Гаилә таркалган очракта, бу килешүнең өстенлеге нәрсәдә? «ВТ» юристы Булат Закиров шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертте.

– Никах килешүенең асылы нидә?

– Никах килешүе дип гаилә коручыларның килешүен, башкача әйтсәк, ир белән хатынның никахтагы һәм аерылышкан очракта милек хокукларын һәм бурычларын билгеләүче килешүне атыйбыз. Никах килешүе ир белән хатын мөлкәтенең хокукый статусын билгеләү өчен кирәк. Россиядә никах килешүе халык арасында популяр дип әйтеп булмый. Әгәр статистикага карасак, бер ел эчендә булган никахларның гомуми санының 10 процентында гына никах килешүе бар.

– Никах килешүен төзим, дип, күбрәк кемнәр мөрәҗәгать итә?

– Гаилә коруга кадәр үк нинди дә булса милеккә, бизнеска ия булган кешеләр ешрак мөрәҗәгать итә. Бәлки, никах килешүе бергә яшәү яки көнкүрешне әллә ни җиңеләйтмидер дә. Ләкин никах килешүе, шәхси эшчәнлегемдәге очраклардан чыгып әйткәндә, аерылышу һәм милекне бүлү вакытында эшне җайга сала. Никах килешүе гарантияләр бирә, һәр як кемгә нәрсә тиешлеген һәрвакыт белеп тора.

– Никах килешүе кайчан үз көченә керә?

– Никах вакытында төзелгән никах килешүе имзалаган вакытта ук үз көченә керә, никахка кадәр төзелгәне исә – никах теркәлгәннән соң. Россия Гаилә кодексының 42 маддәсе нигезендә никах килешүе язмача төзелә һәм нотариаль таныклыкка ия. Шунысын да әйтергә кирәк: психологик басым ясап, көчләп диярлек килешүгә имза куйдырту рөхсәт ителми. Никах килешүен, ир белән хатынның алдан сөйләшүе буенча, теләсә кайсы вакытта үзгәртергә яки юк итәргә мөмкин.

– Килешүдәге шартлар бозылса, нишләргә?

– Никах килешүе шартлары бозылган очракта, аны тиешенчә үтәүне суд аша таләп итәргә мөмкин.

– Никах килешүендә иргә йә хатынга карата нинди таләпләр куярга ярый? Әйтик, иргә балыкка йөрмәскә, хатынга иптәш кызлары белән очрашмаска дигән тыю куярга буламы?

– Никах килешүе шәхеснең хокукларын яклый яисә чикли алмый, ир белән хатын арасындагы шәхси мөлкәти булмаган мөнәсәбәтләрне, ир белән хатынның балаларга карата хокукларын һәм бурычларын җайга салмый. Димәк, никах килешүенә түбәндәге шартларны кертеп булмый: бер-береңә хыянәт итүне тыю һәм моның өчен акчалата штрафлар билгеләү; зыянлы гадәтләрне һәм әдәпсез сөйләшүне тыю; каенана янына баруны чикләү; ата-аналар аерылышкан очракта баланың яшәү урынын һәм аның белән аралашу тәртибен билгеләү; аерылышу очрагында балага алимент суммасын билгеләү; тормыш иптәшен малай гына яисә билгеле бер санда балалар тудырырга мәҗбүр итү; хатынына укырга яки эшләргә рөхсәт итмәү; иреңә гаражда дуслар белән җыелу яки балык тотарга баруны тыю; ир белән хатынның берәрсе үлгәч, милекне ничек бүлеп бирергә кирәклеген күрсәтү; гаилә эчендәге бурычларны бүлү (кем эшли, кем балаларны карый); йорт хайваннарын тотуны тыю яки рөхсәт итү.

 

Сан

* Федераль нотариаль палата мәгълүматларына күз салсаң, 2023 елның 9 аенда россиялеләр 82,3 мең никах килешүе имзалаган.

* Россиянең Юстиция министрлыгы һәм Росстат мәгълүматларына караганда, никах килешүен ешрак федераль әһәмияттәге шәһәрләрдә төзиләр: Санкт-Петербургта 10 мең кешегә – 16,9 килешү, Севастопольдә – 13,1, Мәскәүдә 12,2 килешү туры килә. Шулай ук никах килешүләре буенча лидер төбәкләр рәтенә Алтай крае, Тула, Мәскәү өлкәләре һәм Татарстан да керә.

 

Килешү сәбәпләре

  1. Мөнәсәбәтләрне замана таләпләренә туры китерү
  2. Иргә (хатынга) тулысынча ышаныч булмау
  3. Модага иярү
  4. Матди файда алу теләге

 


Фикер өстәү