Россия венчур форумы быел ике көнлек булачак

Билгеле булганча, Казанда Россия венчур форумы (РВФ) узачак. Ул 25-26 апрель көннәренә тәгаенләнгән. Чара «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак. Хөкүмәт Йортында узган утырышта оештыручылар форумның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Республиканың инвестицион-венчур фонд директоры Дамир Галиев билгеләп үткәнчә,
РВФ быел ике көн дәвам итәчәк. Форум кысасында 3 төрле тематик блокка бүленгән 20ләп чара узачак.

Экспертлар яңа шартларда глобаль һәм Россия технологияләре һәм инвестицияләре
турында фикер алышачаклар, эчке инновацияләрне үстерү өчен кызыксындыру чаралары булдыру һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшәчәк.

Дамир Галиев әйтеп узганча, форумда катнашу өчен 2697 кеше теркәлгән. 2410ын инде тикшерү узган.

Әлеге форум Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле оештырыла. Шушы вакыт аралыгында форумның эшлекле программасы һәм күргәзмәсендә 2400 артык компания, 700ләп стартап катнашкан.


Фикер өстәү