Тукай районында 600гә якын кеше диспансеризация узган

Быел Тукай районында 65 яшьтән өлкәнрәк 577 кеше “Демография” илкүләм проекты ярдәмендә диспансеризация узган. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Диспансеризация иң элек тормыш сыйфатын начарайтуга һәм инвалидлыкка китерердәй чирләрне: яман шешне, йөрәк-кан тамырлары авыруларын, шикәр чирен, сулыш органнарында һәм үпкәдә хроник чирләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Мондый профилактик тикшерүләр төрле чирләрне алданрак ачыклау мөмкинлеге бирә.

Авыл халкын районга диспансеризация узарга махсус автомобильдә (физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә кереп утыра алырлык җиһазлар белән тәэмин ителгән) бушлай алып баруны оештырганнар. Фельдшерларга өлкәннәрне машинага утырту-төшерү эшендә социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килә.

Исегезгә төшерәбез: “Демография” илкүләм проекты биш федераль проектны: “Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме”, “Мәшгульлеккә ярдәм итү”, “Өлкән буын”, “Иҗтимагый сәламәтлекне саклау”, “Спорт – тормыш нормасы” проектларын үз эченә ала. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның карары нигезендә 2019 елдан бирле тормышка ашырыла.


Фикер өстәү