Быел Татарстанда кан тамырлары авыруларыннан үлем-китем очраклары кимегән

2022 елда Татарстанда кан әйләнеше органнары авыруларыннан үлем-китем очраклары узган елдагы белән чагыштырганда 5%ка кимегән. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтүенчә, быел 7 кан тамырлары үзәге яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шуның 3се – Казанда, калганнары – башка шәһәрләрдә. Үзәкләрдә 380нән артыграк медицина җиһазы файдалануга тапшырылган. Яңа җиһазлар йөрәккә катлаулы операцияләрне күбрәк ясау мөмкинлеге бирәчәк.

Министр әйтүенчә, инсульт кебек куркыныч чирләр һәм йөрәккә операция кичерүчеләр дарулар белән бушлай тәэмин ителә.

Республикада шулай ук яман чирләрне алданрак ачыклауга юнәлдерелгән профилактик чаралар актив төстә тормышка ашырылып килә.

Быел яман шеш авыруларына каршы көрәш буенча илкүләм проекты акчасына Республика клиник онкология диспансеры һәм кайбер башка медицина оешмалары заманча ПЭТ-үзәк җиһазы белән тәэмин ителгән. Бөгелмә һәм Саба районнары үзәк хастаханәләрендә амбулатор онкология ярдәме үзәкләре ачылган.
Марат Садыйков искә төшереп үткәнчә, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты ның максаты – демократик күрсәткечләрне, беренче чиратта – гомер озынлыгын арттыру һәм үлем-китем күрсәткечен киметү. Быел 10 айдагы мәгълүматларга караганда, Татарстанда уртача гомер озынлыгы 73,8 яшькә җиткән. Ел азагына планда каралган күрсәткечтән (72,2 яшь) артып киткән инде бу.


Фикер өстәү