Татарстан җитәкчелеге Марат Садыйковның вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан җитәкчелеге сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

«Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Садыйков Марат Наил улы 29 гыйнвар көнне 54нче яшендә кинәт кенә арабыздан мәңгегә китте.

Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында ТАССР Буа шәһәрендә дөньяга килгән. 1993 елда Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген Казан шәһәре Республика медицина диагностика үзәгендә балалар табибы вазыйфасында башлап җибәргән.
1993-1995 елларда Казан дәүләт медицина институтының педиатрия кафедрасында клиник ординатурада белем алган. 1996-2000 елларда Казанның Идел буе районы 18нче шәһәр клиник хастаханәсе консультатив-диагностика үзәгендә баш табиб урынбасары булып эшләде. 2000-2018 елларда республика башкаласының зур медицина оешмасына – “Онкология” шәһәр махсус медицина берләшмәсенә, 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә җитәкчелек итте.

Марат Наил улы 2018 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфасына билгеләнде. Ул үзенең бөтен һөнәри тәҗрибәсен, белемен республика сәламәтлек саклау өлкәсен ныгыту һәм яңартуга юнәлтте. Федераль һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырылды, югары технологияле яңа медицина үзәкләре ачылды, авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пунктлары челтәре киңәйтелде. Шул ук вакытта медицина хезмәтләре цифрлаштырылды. Ул үзенең эшчәнлегендә Татарстанда яшәүчеләрнең барчасына медицина ярдәменең сыйфатлы һәм үзвакытында күрсәтелүен даими игътибар үзәгендә тотты.

Аның тырышлыгы, шулай ук медицина хезмәткәрләренең, медицина продукциясе җитештерүчеләрнең, төзүчеләр, волонтерлар һәм башка җаваплы кешеләрнең оешкан уртак эше нәтиҗәсендә соңгы елларның төп сынавы – COVID-19 пандемиясенең аянычлы нәтиҗәләреннән котылуга ирешелде.

Марат Садыйков IV һәм V чакырылышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды.
Марат Наил улының нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри уңышлары югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнде. Болар – “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә ордены медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Татарстан Республикасының атказанган табибы” мактаулы исеме, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе, “Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәккә тагу билгесе.
Марат Садыйков үзен югары квалификацияле, җаваплы, абруйлы җитәкче һәм талантлы табиб буларак күрсәтте. Югары дәрәҗәдәге эшлекле сыйфатлары һәм кешелеклелеге, иҗтимагый бурычка тугрылыклылыгы һәм кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте аңа зур абруй һәм хөрмәт китерде.
Марат Наил улы Садыйковның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр», – диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов имзалаган кайгынамәдә.


Фикер өстәү