Татарстан педиатрлары фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе белән бүләкләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе белән республика балалар клиник хастаханәсе, Казан дәүләт медицина университеты госпиталь педиатриясе кафедрасы һәм Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе табиблар командасын бүләкләде.

Премия «Татарстанда балаларның йөрәк-кан тамырлары авыруларын иртә диагностикалау өлкәсендә инновацион технологияләр эшләү һәм аларны гамәлгә кертү» өчен бирелде.

Аерым алганда, КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибы, Идел буе федераль округы һәм Татарстанның штаттан тыш баш балалар кардиологы Динара Садыйкова һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең (ДРКБ) баш табибы, Татарстанның атказанган табибы Айрат Зиатдинов Дәүләт премиясе лауреатлары булды.

Моннан тыш, премиягә КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы профессоры, Россия сәламәтлек саклау отличнигы Тамара Макарова һәм Казанның 7нче клиник хастаханәсенең неонатология буенча баш белгече, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар белгече-неонатологы, медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы ассистенты Анна Бабинцева лаек булды.

Алардан тыш, КДМУ госпиталь педиатрия кафедрасы доценты Динә Сабирова, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсенең балаларга медицина ярдәме күрсәтү һәм бала табу хезмәте оешмасы бүлеге башлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының атказанган хезмәткәре Елена Игнашина һәм ДРКБ баш табибның дәвалау бүлеге буенча урынбасары, ТР атказанган табибы Светлана Сенек премия белән бүләкләнде.

Республика балалар клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире — табиб-педиатры Наталия Фирсова да дәүләт премиясе лауреаты булды.


Фикер өстәү