Казан – мөселман яшьләре башкаласы

Казан – ислам дөньясының яшьләр башкаласы. Татарстан мәркәзенә быел әнә шундый дәрәҗәле исем бирелде. Әлеге вакыйганың Идел Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу белән бер елны туры килүе аеруча игътибарга лаек.

Казанның мондый дәрәҗәгә лаек булуы юкка түгел. «Бай мәдәни мирасы, сәләтле яшьләре, заманча инфраструктурасы, эшмәкәрлек, инновацияләр, спорт тармагында эшләүче яңалык кертүче институтлары, ислам дөньясы илләрендә яшәүче яшьләргә бирерлек зур потенциалы булганга күрә Казан ислам дөньясының яшьләр башкаласы дип танылуга лаек дип табылды», – дип сөйләде журналистлар белән очрашуда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы Президенты Таха Айхан.

Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйткәнчә, март аенда Мәскәүдә узачак тантаналы чарада Казан рәсми рәвештә ислам дөньясының яшьләр башкаласы дип игълан ителәчәк. Анда Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров та катнашыр дип көтелә. Бу көнне республика вәкилләренә шушы дәрәҗәле исемне символлаштырган алтын ачкыч тапшырылачак. Алтын ачкыч Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында яисә башкаладагы музейларның берсендә сакланыр дип көтелә. Аны Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәткә җибәрергә дә хыялланалар.

Тимур Сөләйманов белдерүенчә, бу вакыйга уңаеннан Казанда узачак чаралар Коръән укучылар бәйгесеннән башланып китәчәк. Ул Рамазан ае башланыр алдыннан – март ахырында узачак. Бәйге ислам дөньясы илләреннән җыелган яшьләрне берләштерер дип көтелә. Моннан тыш башкалада халыкара яшьләр форумы, спорт ярышлары, фәнни саммит та узачак. «Май ахырында Казанга дөньяның 56 иленнән яшьләр эшләре министрлары да җыелачак. Әлеге съездда мәдәни багланышлар, яшьләр сәясәтен оештыру мәсьәләләре каралачак. Дөнья күләмендә яшьләр сәясәтен формалаштыру һәм оештыру тәҗрибәсен өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек бу», – ди министр.

Ел дәвамында республикада бу уңайдан барлыгы уннан артык чара узар дип көтелә. Алар турында тулырак мәгълүматны махсус сайттан (kazan.oicyouthcapital.com) табарга була. «Татарстан яшьләре ислам дөньясы илләре белән элемтәдә торырга тели. Быел Казанда уздырырга планлаштырылган чаралар турында тулы мәгълүмат тупланган махсус сайт эшләтеп җибәрдек. Татарстанда, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм ислам дөньясы илләрендә яшәүче яшьләр шушы зур вакыйгаларның бер өлеше була алсын өчен эшләнде ул», – диде Татарстанның яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова.


Фикер өстәү