Түләүле никах. Гаилә бәхетен акча саклый алырмы?

Озын гомерле никах өчен акча түли башларга мөмкиннәр. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатлар яңа закон проектын тәкъдим итеп маташа. Түләү гаилә булып 20 һәм аннан да күбрәк вакыт яшәгән парларга каралган. Гаилә бәхетен акча саклый алырмы? Гаилә нигезендә нәрсә ятарга тиеш?

Асылы нидә?

Шушы көннәрдә ЛДПР партиясе депутаты Ярослав Нилов 20 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән гаиләләргә акча түләү тәкъдиме белән чыкты. Парламентарий сүзләренчә, хәзерге демографик хәлебезне исәпкә алып, гаилә институтына ярыйсы гына ярдәм булыр иде.

– Тиздән Гаилә һәм тугрылык көне. Шуңа күрә озак вакыт гаилә корып яшәүчеләргә бәйле федераль тәкъдимне карау дөрес булыр иде. Әгәр дә парлар 20 елдан артык никахта торалар икән, һәркайсына 20 мең сум түлик. Биш ел саен шулай эшләргә кирәк. Шулай ук төбәкләр өстәмә рәвештә башка социаль ярдәм чараларын билгеләргә хокуклы булачак, – дип тәкъдим итә Ярослав Нилов.

Акча түләүне бәллүр туйдан башларга кирәк дип саный депутат. Ягъни, 15 ел бергә яшәүчеләрдән. Бу очракта аларга 15 мең сум бирергә тәкъдим ителә.

Ярослав Нилов әлеге закон проектын ЛДПР партиясенә нигез салучы Владимир Жириновскийга багышларга теләүләрен дә җиткергән. ЛДПР лидерының гаилә стажы шактый зур булганы билгеле.

Шатлыкта да, кайгыда да

Фидания һәм Ләбиб Лероннарның гаилә стажы – 41 ел. Депутатлар тәкъдиме тормышка ашса, аларга да озын гомерле никах өчен акча түләргә тиешләр, димәк. Гаилә учагын саклаучы Фидания ханымнан бу тәкъдимгә карата нинди фикердә булуын сорадык.

– Мондый тәкъдим турында нәрсә әйтим? Өзелер дәрәҗәгә җиткән никахны бу гына туктатмас, билгеле. Икенче яктан караганда, хәзер акчаны беренче урынга куя торган буын үсеп җитте. Бәлки, алар өчен бу күпмедер дәрәҗәдә стимул да булыр. Гаилә тормышы тоташ чәчәктән һәм шатлыктан гына тормый, авырлыгы да килә, тормыш сабырлыкны сынап кына тора, – диде ул. – Шуңа күрә, бу тәкъдимне, бәлки, дәүләт тарафыннан гаиләгә игътибар арту, дип аңларга кирәктер. Әллә ничә еллар бергәләп шатлык-сөенечләрен дә, авырлыкларын да бергә кичкән әби-бабайларны беләм. Көннәрдән беркөнне аларга акчалата бүләк бирелә икән, моңа шатланырга гына кирәк! Пенсияләр зур түгел, бер ярдәм булыр иде.

Фидания ханым фикеренчә, тормыш авырлыгын ялгызы күтәргәннәрне, балаларын сыңар канат булып тәрбияләп үстергәннәрне дә онытмаска кирәк. «Алар өчен дә файдалы булган акыллы тәкъдим кертсеннәр иде», – ди ул.

Саба районындагы Явлаштау авылында гомер итүче Рәзинә һәм Илшат Галимҗановлар 29 ел бергә. Кем әйтмешли, тәҗрибәсез түгелләр. Өч балага гомер биргәннәр, хәзер менә Рәзинә ханым – үзе дә каенана. Хөкүмәт бирә торган акчага бишкуллап риза булыр идек, ди.

– Хәзерге вакыт белән элеккесен – без тормыш корган чакларны чагыштырсаң, җир белән күк арасы инде. Элек акча юк иде, колхоз акча түләмәде. Ничек яшәлгәндер, белмим! Хәзер исә акча күпме булса да җитми. Капканың теге ягына чыксаң да, акча кирәк. Булган кадәренең бәрәкәте булсын, дибез, – ди хуҗабикә. – Хөкүмәт, шундый тәкъдимне тормышка ашырып, акча бирсә, без риза. Хәзер бәби тапканга да акча бирәләр. Безнең чорда декрет акчасы да булмады. Минем соңгы балама гына декрет акчасы чыкты. Инде шул 20 елдан артык торган өчен түләү булса, начар түгел.

Рәзинә апаның яңа гаилә корганнарга киңәше дә бар:

– Кавышканнар икән, торсыннар. Бер-берсен хөрмәт итеп яшәсеннәр. Аңлашырга, санлашырга кирәк. Хәзер яшьләрне уйлыйбыз бит инде. Рәхәтләнеп яши торган булсыннар иде! – ди ул.

Өйләнгәндә җырлыйлар, ә өйләнгәч?

Акча белән кызыктырып кына гаилә институтын саклап калу мөмкинме? 20 ел түгел, 1 елын да яши алмаган парларны аерылышуга нәрсә этәрә? Гаилә нигезен ныгытуга тагын нәрсәләр стимул була алыр иде? Әлеге сорауларга җавапны психология фәннәре магистры, психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева белән эзләдек.

Психолог сүзләренчә, акча түләү кебек тәкъдимнәр гаиләләрне сакларга азмы-күпме ярдәм итәргә мөмкин. «Дөресрәге, гаиләне саклап калырга бер сәбәп була ала. Бигрәк тә матди яктан ярдәм көткәннәргә, акчаны мотивация итеп күргәннәргә. Психолог буларак, мөнәсәбәтләренә нокта куярга теләүче парлар белән еш очрашырга туры килә. Акча ягын гына түгел, парларның психологик халәтенә бәйле тәкъдим турында да уйлансыннар иде», – ди белгеч.

Аерылышуларның сәбәпләренә килгәндә, биредә дә әлеге дә баягы акча мәсьәләсе кабыргасы белән килеп баса. «Яшьләр матди яктан өлгермичә өйләнешә дә аерылыша. Кредит, бурычлар, ата-аналар, туганнар белән бергә яшәү – болар барысы да аерылышуга китерергә мөмкин», – ди белгеч.

Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева сүзләренчә, көндәлек мәшәкатьләр белән очрашу да – парларның мөнәсәбәтләре өчен сынау. «Төшенкелек, кәефсезләнү, апатия ише хисләргә бирелергә мөмкин. Депрессиягә кадәр үк барып җитү дә ихтимал», – ди ул.

Араларны суыта торган тагын бер сәбәп – ике арада хөрмәт хисе булмау.

– Бер-береңне ишетә һәм тыңлый белмәү, юл куймау – төп сәбәпләрнең берсе. Миңа гаиләләр дә әнә шул сәбәп белән еш килә. Тагын берсе – бер-береңнән канәгать булмау, гел тәнкыйтьләп тору. Ягъни пардагының берсе икенчесен башта бик идеальләштерә. Бергә яши башлагач, ал «күзлек»не салырга туры килә. Чынбарлык син теләгәнчә булмаска да мөмкин. Сәбәпләрне ачыклау, үз-үзең белән эшләү урынына, мөнәсәбәтләргә нокта кую юлын сайлыйлар, – дип аңлатты психолог.

Гаилә төшенчәсенә карата ике кешенең ике төрле карашта булуы да тормышта кыенлыклар тудыра. Мәсәлән, хатын карьера турында хыяллана, ди, ә ир-ат аның өйдә утыруын тели. Яисә ике кешенең бала тәрбияләүгә карашы ике төрле булырга мөмкин.

Аерылышуга илтә торган сәбәпләр арасында хыянәт, тормыш сынаулары, психологик басым ясау (абьюз мөнәсәбәтләр), психологик тайпылышлар (наркомания, хәмергә бәйлелек, комарлы уеннар) да бар.

Психолог әйтүенчә (аның җавапларыннан да чамаларга була), хәзерге заманда гаиләләрнең таркалуына ике кешенең психологик яктан тормышка әзерлексез булуы китерә. «Шәхес буларак, кешеләр үз өстенә җаваплылык алудан курка. Хәзер күпчелек үзе турында, үз максатлары турында гына уйлый. «Мин» беренче урында. Ә гаиләдә үзең турында гына уйламыйсың бит. Күпләр проблемадан кача. Бу «бала позициясе» дип атала. Ягъни, «нишләп әле мин моны хәл итәргә тиеш» дип, мәшәкатьтән чыгу юлын эзләп тормый», – ди Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева.

Гаиләне саклап калырга тагын нәрсәләр ярдәм итә ала соң?

– Хакимият акчалата ярдәм чаралары турында даими кайгыртып тора анысы. Минемчә, социаль проектларга да күбрәк игътибар бирсеннәр иде. Шулай ук психологик ярдәм турында да онытмаска иде. Әйткәнемчә, низаглар, аңлашылмаучанлыклар белән очрашкан парлар мәсьәләне хәл итү юлын аерылышуда гына күрә. Алар белән эшләргә кирәк. Мактанып әйтү түгел, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: берничә гаиләне таркалудан саклап калганым бар. Психологик терапия, проблеманың сәбәпләрен ачыклау бәрабәренә бу. Җәмгыятьтә сыйфатлы ярдәм күрсәтерлек белгечләр күп булсын иде. Яшь парларга яши башлаган чорда ярдәм аеруча кирәк бит. Гаилә  ул – команда. Аларга менә шуны җиткерергә кирәк, – дигән фикердә белгеч.

ИНФОГРАФИКА

Ел Гаилә коручылар Аерылышучылар Аерма
1950 1222971 49378 +2376%
1960 1499581 184398 +713%
1970 1319227 396589 +232%
1980 1464579 580720 +152%
1990 1319928 559918 +135%
1995 1075219 665904 +61%
2000 897327 627703 +42%
2005 1066366 604942 +76%
2010 1215066 639321 +90%
2015 1161068 611646 +89%
2020 770857 564704 +36%

ГАМӘЛДӘГЕ ТӨП ЯРДӘМ ЧАРАЛАРЫ

Балаларга бердәм пособие

Йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен пособие яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләргә бирелә. Тагын бер шарты: балалар һәм аларның ата-аналары, Россия гражданлыгына ия булып, безнең илдә яшәргә тиеш. Түләү билгеләнгәндә, гаиләнең керемнәре һәм милке, шулай ук ата-ананың мәшгульлеге исәпкә алына. Бердәм пособие социаль ярдәмнең инде гамәлдәге берничә чарасын берләштерә: беренче атналарда учетка баскан йөкле хатыннарга айлык пособие; вакытлыча эшкә сәләтсез булган очракта һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминләштерелергә тиеш булмаган гражданнарга бала карау буенча пособие; 3 яшькә кадәр, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән 17 яшькәчә булган балаларга айлык түләүләр.

Ана капиталы

2023 елда беренче бала туганда ата-аналар 589,5 мең сум алачак, бу 2022 елга караганда 65 мең сумга артыграк. Әгәр гаиләдә икенче бала туса, ана капиталы суммасы 779 мең сумны тәшкил итәчәк. Ләкин гаилә беренче балага сертификат алган булса, бу очракта дәүләт ярдәме күләме 189,5 мең сум тәшкил итәчәк, бу 2022 елга караганда 20,9 меңгә күбрәк.

Бала тугач бирелә торган пособие

2023 елда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 23011 сумны тәшкил итә.

Ипотека

Россиядә күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү программасы гамәлдә, аның нигезендә дәүләт ипотека кредитын тулысынча яки өлешчә түләүгә 450 мең сумга кадәр акча бүлеп бирә. Мондый ярдәмгә өченче яисә аннан соңгы баласы 2019 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләр хокуклы.

Сәйдә абыстай Аппакова:

– Гаиләдә аңлашылмаучылык чыккан, үпкәләшкән саен өйдән чыгып китмиләр, әти-әнигә барып зарланмыйлар. Алар инде үз вазыйфаларын тулысынча үтәгән: сине үстергән, тәрбияләгән, хәер-фатихасын биреп, никахын укыткан, туен ясаган. Ә син аларны кайгыга саласың, ике арадагы гаилә мөнәсәбәтләрен, ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучылыкка аларны да өстерисең. Кемгә җиңел моннан? Ике кеше тыныч кына уздырып җибәрерлек үпкәне дүрт кеше тикшерә. Ир белән яшисең, гаиләле буласың килгән икән, юкка-барга чәчрәмә, җаен тап, акыл белән эш ит. Рус халык мәкалендәгечә: «Таудан чана шуасың килгән икән, чанасын тауга үзең тартып мен». Шул чагында гына тирләп-пешеп чана шууның ләззәте була.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү