Татарстанның полиция хезмәткәрләре Маргарита Симоньян исеменнән махсус хәрби операциягә акча җыйган мошенникларны тоткарлаган

Аферистлар бер мессенджерда канал булдырып, каналга язылучылардан 7 миллион сумнан артыграк акча урлаган.

Татарстанның полиция хезмәткәрләре Пермьдә яшәүче өч ир-атны тоткарлаган. Алар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә ярдәм итәбез, дигән булып, кешеләрдән акча урлауда шикләнелә. Бу хакта министрлыкның рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр иткән.

Волк әйтүенчә, алар бер популяр мессенджерда RT телеканалы баш редакторы Маргарита Симоньян исеменнән берничә канал булдырган. Мошенниклар башта халыкны шул каналларга яздырган. Аннан соң махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен техника сатып алырга кирәк булуы турында хәбәрләр урнаштырган. Янәсе, волонтерларның банк карталарына акча күчерергә тәкъдим иткәннәр. Соңыннан җыелган акчаны урлаганнар.

Бу хәлләр турында белеп алганнан соң Маргарита Симоньян полициягә мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре аферистларның кем булуын ачыклаган. Алар Пермьдә тоткарланган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, мошенникларга 20 мең сумга кадәр акча күчерүчеләр булган. Соңгы ай ярым эчендә аларның счетына 7 миллион сумнан күбрәк акча кергән.

Тикшерүчеләр аферистларга карата мошенниклык буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү