Кыраудан соң нишләргә?

Апрель җылысына алданып, күпчелек бакчачылар теплицага үсентеләрен күчереп өлгергәннәр иде инде.

Бәйрәм ялларындагы кыраулар сәбәпле, ачык һавадагы яшелчәләргә генә түгел, теплицадагы үсентеләргә дә зур зыян килде. Мондый вакытта елап утырудан файда юк. Кырау төшкән үсентеләргә ничек ярдәм итәргә соң? Бакчачы журналист Роза Нургалиева мондый очракта нишләргә кирәклеген әйтте.

  1. Иң беренче үсентеләр өстенә салкын су сибегез.
  2. Аннары 5 л суга 1 ампула «Эпин-экстра» кушып сиптереп, үсентеләргә ярдәм итә аласыз. Бер атнадан тагын бер тапкыр кабатларга була. Аның урынына шулай ук «Циркон» препаратын да кулланырга мөмкин.

Фикер өстәү