Татарстанда урланган банк картасы белән түләү очраклары ешайган

Узган тәүлектә полиция бүлекләренә 6 кеше үзләренең банк картасыннан акчасын урлаулары турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Угрылар ике очракта интернет-кибеттән сатып алынган товар өчен түләгән. Яшел Үзәндә яшәүче 21 яшьлек егет, счетында акча калмаганлыгын аңлагач, полиция тарафына юл тоткан. Көндез аның банк картасын югалтуы, әмма картаны япмавы билгеләнгән. Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе “Савиново” полиция бүлеге хезмәткәрләре беркайда да эшләмәүче 20 яшьлек егетне тоткарлаган. Ул, гаебен танып, банк картасын табуы һәм шуның белән интернет-кибеттән 4500 сумлык товар сатып алуы турында сөйләгән.

Тагын ике очракта “Пай Пасс” ярдәмендә (картаны терминалга тидереп кенә) түләнелгән. Чаллыда бер компания менеджеры инде февраль азагында ук банк картасын югалткан. Әмма финанс оешмасына бу хакта хәбәр итүне кирәк дип тапмаган. Ике атнадан соң туташ үзенең счетында 16000 сумнан артыграк акчасының юкка чыгуын белеп алган. Полиция хезмәткәрләре, бер ир-атның эзенә төшеп, аның төрле кибетләрдә шушы карта белән түләгәнлеген ачыклаганнар.

Тагын ике ир-ат, банк карталарын урлап, чит акчаны кесәләренә салып куйган. Шулай итеп, Казанда яшәүче бер хатын-кыз –14 мең сум, Арча районыннан бер пенсионер – 219 мең сум акчасыннан коры калган. Полиция хезмәткәрләре Арча районы Яңа Чүриле авылында яшәүче 18 яшьлек егетне тоткарлаган. Аның дәү әнисенең банк картасын урлап, карта белән бергә сакланган пин-коды ярдәмендә 219 мең сум акчасын үзләштерүе билгеләнгән. Егет, үз гаебен танып, барлык акчаны үз кирәгенә тотуын әйткән. Аның моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән булуы мәгълүм.

Татарстан Республикасы буенча Эшләр эшләр бүлеге кисәтә:

* Банк картасын югалткан очракта, аны ашыгыч төстә ябыгыз. Юкса аферистлар кулына эләгергә мөмкин.
* Картагызны официантлар яки сатучылар кулына тоттырмагыз. Банк картасы белән барлык гамәлләр бары тик сезнең күз алдында башкарылырга тиеш.
* Көндәлек түләүләргә лимит билгеләгез. Беркайчан да пин-кодны банк картасы белән бергә сакламагыз!
Уяу булыгыз. Мошенник корбанына әйләнгән очракта 102 яки 112 телефоны аша полициягә шалтыратыгыз!


Фикер өстәү