«Тренеры гына биргән булырга мөмкин»: Тарасова Вәлиеваның допингы турында фикерен әйткән

СССРның атказанган тренеры Татьяна Тарасова фикеренчә, фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиевага допингны бары тик тренеры гына биргән булырга мөмкин. Ул “Россия-1” телеканалы эфирында шулай дип белдергән.

“Бер генә спортчы да табиб кулыннан бернинди дә дару алмый. Аны бары тик тренер гына бирергә мөмкин. Башкача була алмый. Балалар мондый сәдәфне табибтан ничек алсын ди!? Тренерсыз бездә берни дә эшләнми”, – дигән ул.

Тарасова шулай ук: “Вәлиева урынында булсам, дисквалификациядән соң ярышларда катнашуны дәвам итәр идем”, – дигән. Ул спортчының алга таба нәрсә эшләргә җыенуын белмәвен әйткән.

Исегезгә төшерәбез: Камилә Вәлиеваның тренеры – Этери Тутберидзе. Шулай ук Сергей Дудаков һәм Даниил Глейхенгауз да тренерлар штабына керә. Фигуралы шуу остасын 29 гыйнварда Спорт Арбитраж суды (CAS) дисквалификацияләде. Аңа 4 ел дәвамында ярышларда катнашу тыела. Бу чор 2021 елның 25 декабреннән исәпләнелә. Моннан тыш Камилә Вәлиева Олимпия медаленнән, Европа чемпионы исеменнән, тагын башка исемнәреннән мәхрүм ителде.

Спортчы кыз дисквалификациядән соң беренче тапкыр Япониянең NHK телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бу мәсьәлә буенча үзенең фикерен белдерде. Аның әйтүенчә, ул аңлы рәвештә допинг кулланмаган һәм барлык кагыйдәләрне дә үтәргә тырышкан.


Фикер өстәү