Тутберидзе Вәлиеваның чисталыгына һәм гаепсезлегенә ышануын белдерде

Фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе укучысы Камилә Вәлиеваның гаепсез булуына ышанычын белдерде. Камилә тыелган матдәләр куллануда гаепләнә.

Җомга көнне Халыкара допинг-тест агентлыгы (ITA) узган елның декабрендә алынган Валиеваның допинг-пробасында триметазидин тыелган матдә табылуын хәбәр итте.

— Бик каршылыклы һәм катлаулы вәзгыять туды. Камиләнең гаепсез һәм чиста булуына тулысынча ышанам, дип әйтәсем килә. Безнең өчен бу теорема түгел, ә аксиома, моны исбатларга кирәкми. Аңлыйм, гамәлләрнең ниндидер беркетмәсе бар, алардан башка булмый. Без спортчыны берничек тә ташламадык, без спортчыларыбыз белән бәла-казада да, шатлыкта ахыргача.

Ни өчен 25 декабрьдә шикле допинг белән спортчыны Олимпия уеннарына керткәннәре аңлашылмый. Яки бу хәлләрнең коточкыч туры килүе, яки бу бик әйбәт корылган план — белмим, тегесен дә, монысын да. Безнең җитәкчеләребез безне ташламаслар һәм хокукларыбызны саклап калырлар һәм безнең гаепсез икәнебезне расларлар, дип ышанам.

Белмим, кем нәрсә хәл итә, әмма без гаделлек өстен чыгар дип ышанабыз, — дип белдерде Тутберидзе Россия телеканалларына.

Вәлиев 2022 елгы Уеннарда шәхси ярышларда чыгыш ясый алырмы дигән карар шимбә көнне кабул ителергә тиеш.


Фикер өстәү