Камилә Вәлиева Олимпиадада шәхси турнирда катнашачак

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпия уеннарына шәхси турнирга кертелә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Камилә Уеннарда катнашачак. Халыкара Олимпия комитетының (МОК) рәсми белдерүен көтәбез”, – дигән Россиядә Тимераякта фигуралы шуу федерациясенең пресс-атташесы Ольга Ермолина. Ул шулай ук команда турнирында җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү көнен дә МОК билгеләячәген искә төшергән.
Камилә бүген бозга күнегүләр ясарга чыккан инде.

Шул ук вакытта МОКның рәсми вәкиле Марк Адамс Камилә Вәлиеваның допинг-тестына шик төшү турында массакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булган хәбәрләрне, имеш-мимешләр генә, дип бәяләгән.

Моңа кадәр Пекин Олимпиадасында команда ярышларында, янәсе, Россия командасыннан бер спортчының допинг-тестында триметадизин препараты табылу сәбәпле, җиңгән һәм призлы урыннар яулаган фигуралы шуу осталарын бүләкләүнең кичектерелүе мәгълүм булды.


Фикер өстәү