РУСАДА Камилә Вәлиеваның допинг-эшен тикшерүне төгәлләгән

Россиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның допинг-эшен тикшерүне төгәлләгән. Бу хакта агентлыкның генераль директоры Вероника Логинова хәбәр итте, дип яза Sports.ru.

“Тикшерү төгәлләнде. Хәзерге вакытта нәтиҗәләрне эшкәртү бүлеге, билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә, тыңлаулар оештыру өчен кирәкле документлар әзерли”, – дип белдергән Логинова.
Исегезгә төшерәбез: февраль аенда Пекиндагы Олимпиада вакытында Камилә Вәлиеваның триметазидин матдәсенә допинг-тестының уңай булуы ачыклана. Тест декабрь аенда Россия чемпионаты вакытында алынган, шуннан соң Стокгольм лабораториясенә җибәрелгән. Ә анализ нәтиҗәсе Кышкы Уеннар вакытында игълан ителде.

Камилә Вәлиева Пекинда команда ярышларында Олимпия чемпионы булды. Ләкин, тикшерү башлану сәбәпле, бүләкләү тантанасы үткәрелмәде.


Фикер өстәү