«Килен»гә иптәш сайлыйбыз

Халык телендә «килен» дип йөртелгән кер юу машинасына иптәшкә «икенче килен» дә  аш бүлмәсе түрендә урын алды.   Хәзер күпчелек хуҗабикәләр савыт-саба юуны да машинага тапшырды.  Рәхәткә тиз ияләшәсең бит! Хатын-кызның ярты гомере савыт-саба юып үтә, дип юкка гына әйтмиләр. «Ирләрнең  тыныч һәм рәхәт яшиселәре килсә, хатыннарына савыт-саба юу машинасы алсыннар», –  дип шаярта көнкүреш техникасы сату челтәре консультанты Радик  Гыйльмиев.

Ул безгә  савыт-саба юу машинасын сайлау һәм куллану буенча киңәшләрен бирде.

Киңенме әллә тарынмы?

Савыт-саба юу машинасын аш бүлмәсенең зурлыгына карап сайларга кирәк.

Зур булмаган кухня өчен 45 см киңлектәге машина туры килә, әмма мәйдан зуррак булса,  60 см киңлектәге тулы үлчәмле машина кую яхшырак . Ә  55 см киңлектәге компакт машина (идәнгә түгел, киштәгә куела) еш кына ике кешедән торган гаилә өчен дә җитәрлек булмаска мөмкин. Тар модельгә савыт-сабаны салу һәм аннан алу кыенрак.  Су һәм электр энергиясен ул да тулы размерлысы кебек үк сарыф итә.

Эчкә кертеп куелганымы,  әллә аерым торганымы?

Савыт-саба юа торган машина сайлаганда, гарнитур эченә кертеп урнаштырыла торганымы,  әллә аерым куела торганы кулайракмы икәнлеген хәл итегез. Аерым куела торган машиналарны сайлау кыенлык тудырмый.  Алар теләсә кайсы аш бүлмәсенә сыялар, күбесенчә ишекләре үтә күренмәле була. Мондый төр юа торган машинаны төрле бәягә табарга була. Тагын бер яхшы ягы –  кухня гарнитурын аны кую өчен көйләргә кирәкми. Әгәр күченеп китсәгез, үзегез белән дә алырга мөмкин.  Тик алар кухня дизайнында бик үк матур күренмәскә мөмкин. Тагын бер кимчелеге –  юу сыйфаты ягыннан көндәшенә караганда калыша.

Ничек экономияләргә?

Электр энергиясен азрак сарыф итү өчен эко режимын кулланыгыз. Әлеге режимда машина озаграк эшли, әмма су һәм электр энергиясен янга калдыру мөмкинлеге бирә.  Төп режимда эшләтү белән чагыштырганда 30 процентка якын экономия булачак. Шулай ук машинаны дөрес тутыру да мөһим. Савыт-саба күп җыелды дип, артыгын тутырырга тырышмагыз. Эре әйберләрне ян-якка куярга киңәш ителә.  Зур тәлинкәләрне алга тезмәгез, чөнки кәрзин артындагы савыт-саба тиешенчә юылып бетмәячәк.  Энергияне төнге куллану тарифы булса, савыт-сабаны  төнлә юарга тырышыгыз. Бу да шактый акчаны янга калдырачак.


Фикер өстәү