Камилә Вәлиева судтан Россия чемпионатында яулаган алтын медален кире кайтаруны һәм бернинди дә нәтиҗәләрен юкка чыгармауны таләп итәчәк

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Спорт арбитраж суды (CAS) утырышында 2021 елда Россия чемпионатында яулаган алтын медален кире кайтаруны һәм бернинди дә нәтиҗәләрен юкка чыгармауны таләп итәчәк. Бу хакта CASның пресс-релизында әйтелгән, дип яза “РИА Новости Спорт”.

Камилә сүзләренә караганда, ул допингка каршы кагыйдәләрне белә торып бозмаган. Шул сәбәпле спортчы дисквалификация вакытының ике елдан артмавын таләп итә.
Исегезгә төшерәбез: Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева 2022 елда Пекинда узган Олимпия уеннарында команда ярышларында алтын медаль яулады. Әмма допинг-тестны уза алмавы сәбәпле, аңа, шулай ук командада чыгыш ясаган башка спортчыларга медальләр тапшырылмыйча калды. Лозанна шәһәрендә узган Спорт арбитраж суды утырышнда триметазидин матдәсенең спортчы кыз организмына дәү әтисенең дару эчкән стаканнан эләгергә мөмкин булуы фаразланды.


Фикер өстәү