ВАДА җитәкчесе: Вәлиеваны кемнәрнедер җәзадан саклап калу өчен гаепле итеп калдырганнар

Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның (ВАДА) генераль директоры Оливье Ниггли фикеренчә, Казанда туган искитмәле фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева допинг эше корбанына әйләнгән. Аның әйтүенчә, кемнәрнедер җәзадан саклап калу өчен генә спортчы кызны гаепле итеп калдырганнар. Бу хакта “ТАСС” яза.

“Без дәүләтләр хакимиятләрен тиешле законнар кабул итәргә чакырабыз, чөнки спортчы тирәсендәге кешеләр еш кына спорт юрисдикциясе өлкәсенә керми. Алар шул тирәдә йөрсә дә, федерация әгъзалары булып тормый һәм теге яки бу хәл килеп туганда җавап бирми. Бу эштән шул сизелә: чынында спортчыга допинг кулланырга кемнең ярдәм итүен ачыклыйсы урынга аның үзен гаепле итеп калдырганнар”, – дип билгеләп үткән ул.

Ул балигъ булмаганнарны допинг куллануга этәрүчеләргә гомерлек дисквалификация янавын искәрткән.

Исегезгә төшерәбез: Спорт арбитраж суды (CAS) гыйнвар ахырында Камилә Вәлиеваны дисквалификацияләде. Аңа 4 ел буе ярышларда катнашу тыела. Спортчы кызның дисквалификацияләү вакыты 2021 елның 25 декабреннән исәпләнелә.

Сынмас(мы) канатлар. Камилә Вәлиевага бәйле карарга бер караш


Фикер өстәү