«Икесе дә беренче гаиләләреннән аерылгач очраша алар»

Мамадышта яшәүче Фәридә һәм Илсур Әгъзамовларның гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел. Алар бер-берләрен урау юллар аша эзләп таба. Берсе – Мамадыш районының бер ягындагы Үсәлидә, икенчесе икенче ягындагы Ямаш авылында туып-үскәнгәнме, тормыш корганчы шактый юллар үтә алар. Әмма күкләрдә язылган никах барыбер кавыштыра. Еллар узгач, икесе дә беренче гаиләләреннән аерылгач очраша алар.

– Әтием Хуҗиәхмәт белән әнием Минненур 1946 елда Себергә чыгып китәләр. 1955 елга кадәр шунда яшиләр. Чит җирдә әти яңа шөгыль таба. Ул фотога төшерү белән мавыга башлый. Мамадышка кайтканда инде тәҗрибәле фотограф була. «Ул чакта дүрт бала инде туган, бишенчесе әнинең карынында була. Шулай итеп, гаиләбез туган якка күченеп кайтырга карар кыла, – дип искә ала Илсур абый. – Әти элеккеге КБО оешмасында эшли башлый, фотога төшерә. Ямаш авылына баргач, минем Фәридәмне дә матур итеп төшереп кайта әле. Ул чакта булачак киленен төшергәнен каян белсен инде әткәй? Әти фотога төшергәч, безнең балачак истәлекләргә бай булды. Әллә нинди фотоларыбыз бар».

Илсур абыйга 8 яшь чагында әниләре авырып китә. Табиблар яман чир таба. Минненур апа озак авырып ятмый. Сентябрьдә диагноз куела, декабрьдә исә үз туган көнендә 11 баласын ятим итеп, ирен ялгыз калдырып, фани дөнья белән араны өзә. Хуҗиәхмәт абый, балаларына ятимлекне сиздермәс өчен, барысын да эшли, башка өйләнми дә. Балалар да дус, тату, бердәм булып үсәләр. Иң кечеләре Илсурга да моңаерга ирек бирмиләр. Елап утырмадым, ди ул үзе дә.

– Без бәләкәй чакларда бакчалар бик зур иде. Иртә яздан көзгә кадәр шунда эшлисең. Маллар күп, кош-корт җитәрлек. Эш белән көн узганын сизмисең дә. Ишле гаилә булгач, хәсрәтне җиңел күтәрдем. Әти яхшы кеше иде безнең. Үз сүзен әйтә белде. Безне кеше итәр өчен тырышты. Олы абыебыз, мәктәп бетергәч, табиблыкка укырга керде. Аның артыннан без дә. Барыбыз да медицина хезмәткәрләре булдык, – ди Илсур абый. – Күбебез – теш табибы. Бергә җыелсак, хәлләр белешәбез дә, сүзебез һөнәребезгә күчә. «Консилиум»га, «пятиминутка»га әйләнә.

Илсур абый белән Фәридә апа

Фәридә апа да табиб һөнәрен сайлаган. Ул теш технигына укып чыккан. Язмыш алар гаиләсен дә сынауларсыз калдырмаган. Алар да 11 бала була.  Ике игезәкләре Рәшит белән Рәшидә кечкенә чагында вафат була. Фәридә апаның үзенең дә Фәрит исемле игезәге 2015 елда дөнья куя.

–  Безнең әни белән әти кинәт авырый башладылар. Мин дә Илсур кебек  төпчек бала идем. Фәрит белән миңа 14 яшь вакытта әти-әнинең хәле авырайды. Алар ятып кына тора башладылар. Ә безгә укырга кирәк. Өй эшләре миңа калды. Иртән торып, әти белән әнине ашатабыз да тиз генә маллар карап керәбез. Аннары мәктәпкә йөгерәбез. Мине укытучылар аңлый иде. Ике дәрес укыгач, тагын сорап кайтам. Әти белән әнине тәрбияләргә тырыштым, – дип сөйли ул. – Апа белән абыем, мине кызганып, авылга кире кайтты. Озак интекмәделәр, башта әти, аннан әни бакыйлыкка күчте. Туганнарым без мәктәпне тәмамлаганчы яныбызда булдылар. Ятимлек ачысын сизмәдем дип булмый инде ул. Әти-әнисез калу җиңел булмады. Үзәк өзелде. Хәзер алты туганым гына исән.

Язмыш төрлечә сынаса да, Илсур абый белән Фәридә апа, бергә кушылгач, бәхетле оя коралар. Ул чакта икесенең дә беренче никахтан кызлары була. Шунысы сөендерә: Илсур абый Фәридә апаның кызын үз исеменә яздырып куя. Бәхетләрен түгәрәк итеп, уртак уллары дөньяга килә.

– Мин әтигә бик рәхмәтле, – дип сүзгә кушыла Энҗе. – Ул мине бик яратып үстерде. Кирәк чакта кырыс та була белде. Теләсә кайда йөртмәде. Кичке клубларга йөрүемне теләмәде. Укырга кушты ул миңа. Әти дә, әни дә табиб булгач, миңа да шушы өлкәне сайларга киңәш иттеләр. Күп әйбергә әти өйрәтте. Ул әле элек укыганнарын белеп тора. Менделеев таблицасын яттан белә. Химия, физика, биология фәннәрен миңа ул укытты, дисәм дә була. Вакытын кызганмады, өйдә барысын да яхшылап аңлата иде, – ди Энҗе. – Мин язмышыма шулкадәр рәхмәтле. Медицина университетында укыганда Әгъзамова булуым белән горурлана идем. Нәкъ менә Илсур кызы булганыма сөенәм. Мин аңа бик рәхмәтле. Үзенеке итеп яратты. Инде хәзер миңа аннан да газиз кеше юк. Әти тырышлыгы белән ныклы белем алдым. Иремне дә укыганда очраттым. Әтиле булу минем язмышымны яхшы якка үзгәртте. Әле дә әтинең йөзенә кызыллык китермәсәм иде дип яшим.

Фәридә апа

Илсур абый белән Фәридә апа 2002 елда шәхси клиникаларын ачканнар. Гаиләләре белән шунда эшлиләр. Аларның улы белән килене дә, кияүләре  теш дәвалый. Кызлары әлегә декрет ялында.

– Бездә туганлык җепләре нык. Әтинең 11 туганы да исән сау. Алар шулкадәр дус-тату яши. Гел хәлләр белешеп, кунакларга йөрешәләр. Әниләр дә шулай. Бәйрәмнәрдә бергә җыела алмасак, җай табып, өйләренә барабыз, – ди Энҗе. – Башта үзем бәхетле үссәм, хәзер балаларым өчен сөенәм. Энемнең балалары да, әтинең кызыныкылар да  яратуда үсә. Әти белән әни безгә үрнәк. Аларга карап, гаилә җылысын сакларга өйрәнәбез.  Әти-әниле өйгә кайту шундый рәхәт. Капкалары гел ачык торсын!


Фикер өстәү