Татарстанда 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү башланды

Татарстанда 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү башланды. Бу хакта «Татар-Информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте.

– Киләсе елда төзекләндереләчәк ишегаллары, парклар һәм скверлар, иҗтимагый киңлекләр өчен Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, – диде министрның беренче урынбасары.

Алексей Фролов әйтүенчә, бәйгедә 1550 ишегалды һәм 274 иҗтимагый киңлек катнаша.

– Дәүләт хезмәтләре порталында 14 яшьтән тавыш бирергә мөмкин. Бер кеше – бер тавыш, – диде ул.

2020-2023 елларда Татарстанда 4339 ишегалды төзекләндерелгән. Бу эшкә 34 миллиард сум акча тотылган.


Фикер өстәү