Наилә Зиннәтуллина: «Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирергә биш минут та җитә»

Республикада 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү башланды. Татарстан шәһәрләре үсеше институты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, тавыш бирүдә катнашу өчен биш минут та җитә.

– Киләсе елда Татарстанда Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасын тормышка ашыруга ун ел була. 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Исемлектә республиканың 45 районындагы 274 иҗтимагый киңлек бар, – диде ул.

Наилә Зиннәтуллина сүзләренә караганда, Дәүләт хезмәтләре порталында узучы тавыш бирүдә катнашучылар киләсе елда төзекләндереләчәк ишегалларын да сайлаячак.

– Татарстанның теләсә кайсы районындагы иҗтимагый киңлек һәм ишегалды өчен тавыш бирергә ярый. Республикада яшәүче бер кеше – бер тавыш. Барлыгы 13 сорауга җавап бирү өчен биш минут вакыт та җитә, – диде ул.


Фикер өстәү