Татарстанда иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүдә 206 меңгә якын кеше катнашкан

Татарстанда киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен онлайн-тавыш бирүдә 205 724 кеше катнашкан. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.

“Республиканың дүрт районында – Арча, Саба, Биектау һәм Әлки районнарында тавыш бирүчеләргә бәйле алдан фаразланган күрсәткечләргә ирештек инде. Иң түбән саннар – Казанда. Тавыш бирүдә барлыгы 205 724 кеше катнашты, бу – планның яртысы”, – диде министр.

Марат Айзатуллин районнарда тавыш бирү турында мәгълүмат таратуга бәйле эшне көчәйтергә кушты.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт хезмәтләре интернет порталында, “Услуги РТ” мобиль кушымтасында һәм сайтларында тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Быел анда республиканың барлык районнарындагы 273 иҗтимагый киңлек һәм 1,55 ишегалды катнаша.


Фикер өстәү