Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәмен үткәргәндә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенә һәм муниципаль берәмлекләргә Ураза бәйрәмендә бәйрәм намазын һәм бәйрәм чараларын үткәргәндә тиешле шартларны тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул традицион шимбә киңәшмәсендә әйтте.

“Киләсе атнада, 10 апрель көнне, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Република мәчетләрендә бәйрәм намазына бик күп кеше җыелачак. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенә һәм муниципаль берәмлекләргә Ураза бәйрәмендә бәйрәм намазын һәм бәйрәм чараларын үткәргәндә тиешле шартларны тәэмин итәргә кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе, иң беренче чиратта, хокук саклау органнары белән берлектә мәчетләрдә һәм җәмәгать урыннарында куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты.

“Якты Ураза бәйрәмендә күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, барлык кисәтү чараларын күрергә кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү