Татарстанда 3 апрельдә язгы кыр эшләре башланган

Татарстанда язгы кыр эшләренә 3 апрельдә керешкәннәр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Аны видеоэлемтә аша Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү, хезмәт ресурслары белән тәэмин ителеш һәм көзге культураларның торышы турында хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, республикада язгы кыр эшләренә 3 апрельдә керешкәннәр. Азнакай һәм Зәй районнарында күпьеллык үләннәрне беренчеләрдән булып тукландыра башлаганнар. Көтелгән эш күләме: көзге культураларда – 527 мең гектар, күпьеллык үләннәрдә – 350 мең гектар.

Көзге культура чәчелгән кырларга түбән басымлы тәгәрмәчле агрегатлар керә. Республикада шундый 294 берәмлек техника бар. Әлеге машиналарның көндәлек потенциалы 100 мең гектар мәйданда ашлама кертергә мөмкинлек бирә. Шулай ук механизацияләнгән отрядлар эшли, кирәк булганда хуҗалыклар аларның хезмәтләреннән файдалана ала.

Республикада Татарстан Рәисе ярдәме белән 50/50 схемасы буенча эшләүче ике субсидия программасы гамәлдә. Моның өчен 200 млн сум каралган. Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, быел көзге культуралар чәчүлекләрен тырмалау да мөһим урын алып тора. Тагын бер әһәмиятле мәсьәлә – минераль ашламалар туплау. Төбәктә бу юнәлештә эш дәвам итә. Ленар Гарипов хәбәр иткәнчә, бүген «Аммоний» заводында 2,5 мең тонна ашлама бар, аларны авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм хуҗалыклары куллана ала. Ул шулай ук хуҗалыкларга федераль һәм республика бюджетыннан финансланучы юнәлешләр буенча 2,8 млрд сум дәүләт ярдәме җиткерелүен дә ассызыклады.


Фикер өстәү