Татарстанда бер атна эчендә кайсы төр азык-төлеккә бәя үзгәрүен әйткәннәр

“Татарстанстат” мәгълүматларына караганда, узган атнада барыннан да бигрәк кыяр очсызланган. Аның бер килограммы бәясе 5,96 процентка төшеп, 164,48 сум тәшкил иткән. Моннан тыш, колбаса бәясе – 2,29 процентка (1 кг – 422,35 сум), кәбестә – 2,8 процентка (1 кг – 37,64 сум), Карабодайга – 2,02 процентка (1 кг – 97,98 сум) төшкән.

25 март – 1 апрель аралыгында барыннан да бигрәк кызыл чөгендер бәясе арткан, ди белгечләр. Ул 4,21 процентка кыйммәтләнеп, 1 килограммы 43,88 сумга җиткән. Бәяләре арткан азык-төлек арасында кишер, йомырка, шикәр комы, алма да бар.


Фикер өстәү