Татарстанда бер атна эчендә балалар ризыклары, ит һәм ак май кыйммәтләнгән

Төп азык-төлек продуктларына атналык бәяләр мониторингы күрсәткәнчә, Татарстанда балалар ризыклары, ак май, шулай ук итнең кайбер төрләре кыйммәтләнгән.

Татарстанстат хәбәр иткәнчә, кишер бәясе 2 сумга диярлек арткан – элек 34,59 сум булса, хәзер 36,54 сумга җиткән. Шулай ук балалар ризыклары да кыйммәтләнгән. Әйтик, балалар өчен ит консервлары 2,08 сумга арткан, хәзер аның килограммы 772,48 сум тора.

Балалар өчен җиләк-җимеш консервлары бәясе дә күтәрелгән. Алар 78 тиенгә кыйммәтләнгән, хәзер бер килограммы өчен 381,55 сум түләргә кирәк. Коры сөт катнашмалары 2,74 сумга артып, килограммы 838,28 сумга җиткән.

Иткә килгәндә, аеруча сарык ите (+3 сум) кыйммәтләнгән, хәзер аның килограммы 443,59 сум тора. Сыер ите дә (+26 тиен) арткан, бүген аның килограммы өчен 354,91 сум сорыйлар.

Тавык ите 1,5 сумга диярлек кыйммәтләнгән – элек килограммы 145,7 сум булса, хәзер 147,19 сумга җиткән. Шул ук вакытта, дуңгыз ите 43 тиенгә арзанайган, хәзер аның килограммы 245,47 сум тора.


Фикер өстәү