Татарстанның яшьләр һәм беренче тапкыр тавыш бирүче сайлаучылар белән эшләү тәҗрибәсе Россия Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә тәкъдим ителде.
Тавыш бирү көннәрендә яшьләр программасының төп чараларының берсе «Яшьләр вакыты» республика фестивале булды. Ул 18 сентябрьдә — тавыш бирүнең беренче көнендә узды. Быел фестиваль кысаларында ике чара — Яшь сайлаучы көне һәм республика Беренче курс студенты көне — берләштерелде.
Мондый формат яшьләрнең сайлауларда беренче тапкыр катнашуын студент тормышының мөһим этабы — югары уку йортында укуны башлау белән бәйләргә мөмкинлек бирде. 18 сентябрьдә Татарстанның күп кенә беренче курс студентлары беренче тапкыр сайлау участокларына килеп тавыш бирде, аннары яшьләр программасында катнашты.
«Яшьләр вакыты» фестивале беренче тапкыр республиканың тугыз шәһәрендә — Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Иннополис, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән һәм Лениногорскида — бер үк вакытта узды. Казанда төп мәйданчык «Казан» гаилә үзәге янында оештырылды.
Тавыш бирү көннәрендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында Бердәм мәгълүмат үзәге эшли. Анда республикадагы сайлау участокларындагы хәл турында оператив мәгълүмат бирелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез