Татарстанда сайлау барышын Халыкара яшьләр фестивале делегациясе вәкилләре дә күзәтә. Алар сайлауны оештыруда катнашучылар һәм тавыш бирүгә килүчеләрнең күп булуына игътибар иткән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган очрашуда Мексика белегече Кармона Гарсия Хуан Антонио белдерде.
«Мин сайлауның ачык һәм үтә күренмәле рәвештә узуын шунда ук күрдем. Шунысына игътибар иттем – яшьләр дә тавыш бирү процессына нык җәлеп ителгән”, – диде ул.
Көньяк Африка Республикасынан килгән Махубе-Ранекке Йозиас Аймал исә Татарстанда узучы сайлауда тормышка ашырылган гамәлләрне ЮАРда, БРИКСның башка илләрендә дә кулланырга кирәк. Аның фикеренчә, тавыш бирүне өч көн дәвамында уздыру сайлаучыга бер көнлек сайлауга караганда уңайлырак.
«Сайлауның, оештыру эшләренең үтә күренмәлелеге бик мөһим. Тавыш бирүдә техник алымнар куллану да шаккаттырды. Сайлауга килгән кешеләргә барысы да бушлай эшләнә”, – диде ул.
Чит ил вәкилләре Казанга килгәч, Татарстан башкаласындагы инфраструктура һәм биредә яшәүчеләрнең мөнәсәбәтенә таң калуларын да әйтте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез