«Бөтен гаилә белән сайлауга!» фотобәйгесе кысаларында чираттагы iPhone 17 уйнатылды. Смартфонны Ирина Шәрафетдинова отты. Җиңүченең исеме ТНВ телеканалындагы телемарафонның туры эфирында билгеле булды. Җиңүчене ачыклау өчен очраклы саннар генераторы кулланылды.
16:00гә бәйгедә катнашучылар саны 114 156 кешегә җиткән. Рандомайзер 65 360 номерын сайлаган, ул Шәрафетдинованың публикациясенә туры килгән. Аннары модераторлар аның аккаунтын һәм фотосын тикшереп, бәйге шартларының үтәлүенә инанган.
Фотобәйгенең соңгы көнендә барлыгы 11 iPhone 17 уйнатыла. Смартфоннар ияләре 19:00гә кадәр һәр сәгать саен билгеләнә.
Моннан тыш, кичке сәгатьләрдә ике Sollers ST8 автомобиле уйнатылачак. Аларның хуҗалары 21:00дән соң, Салават Фәтхетдинов чыгышыннан соң билгеле булачак.
«Бөтен гаилә белән сайлауга!» фотобәйгесе 18–20 сентябрьдә уза. Барлыгы катнашучылар арасында 33 iPhone 17 һәм өч Sollers ST8 автомобиле уйнатыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез