Татарстанда яшелчә бәясе төшкән, ә чәй кыйммәтләнгән

Май ахырында Татарстанда кайбер ризык бәяләре кимегән. Аерым алганда, яшелчә арзанайган. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 20–27 май аралыгында кыяр хакы 13,95 процентка төшеп, килосы 104,85 сумга калган.

Помидор 9,76 процентка арзанайган (килосы – 162,47 сум). Моннан тыш шушы атна эчендә кәбестә – 6,24 процентка (хәзер – 62,51 сум), йомырка – 1,86 процентка (67,98 сум), пешерелгән колбаса – 1,35 процентка (394,29 сум), башлы суган – 1,23 процентка (53,44 сум), шикәр комы – 0,88 процентка (83,12 сум) төшкән. Шул ук вакытта арыш, арыш-бодай икмәкләре 0,6 процентка очсызланып, 59,61 сумга калган. Үсемлек мае, сөт, каймак, токмач, кишер һәм банан бәясе дә бераз кимегән.

Ә менә бәрәңге, тоз, чәй, ярымысланган колбаса, балалар өчен ит консервлары һәм маргарин бәясе арткан.  Атланмай хакы үзгәрешсез калган.


Татарстанда яшелчә бәясе төшкән, ә чәй кыйммәтләнгән” язмасына фикерләр

  1. Кайсы кибеттә сыек майның бәясе төшкән икән соң?!?! Скоро 200 була бит инде!!! Баштан кибетләрдә продукта сатып алыгыз, аннары бәлки дөрес язмалар бирерсез!!!

Фикер өстәү