Татарстанда кайбер яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр төшкән

Бер атна эчендә – 1–8 июль аралыгында республикада кайбер яшелчә һәм җиләк-җимеш, шулай ук шикәр комы, карабодай бәяләре төшкән.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, кәбестә бигрәк тә нык арзанайган: 17 процентка кимеп,  килосы 31 сумга калган (37 сум булган). Моннан тыш бәрәңге очсызланган: 54 сум булса, хәзер 49 сум. Помидор хакы 7 процентка кимегән (97 сум). Банан 3 процентка арзанаеп, килосы 94 сумга калган. Шикәр комы (70 сум) һәм карабодай бәясе (114 сум) 1,5 процентка төшкән. Ә менә кишер, киресенчә, кыйммәтләнгән (1,5 процентка – килосы 58 сумга җиткән). Сыер ите (килосы 478 сум) һәм дөге (98 сум) бәясе арту да күзәтелә.


Фикер өстәү