Татарстанда йормырка бәясе очсызланган, яшелчә кыйммәтләнә

Ел башыннан бирле илдә йомырка бәясе 3 процентка очсызланган. Татарстанда узган атнада гына ул 71 тиенгә арзанайган. Бүген кибетләрдә ун дистә йомырка уртача 126 сум тора.

“Татарстанстат”тан алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада республикада яшелчә бәяләре кыйммәтләнгән. Барыннан да бигрәк, кызыл чөгендер уздырган. Аның бер килосы 6 процентка кыйммәтләнеп, 35 сумлык чикне узып киткән. Кәбестә якынча 5,5 процентка кыйммәтләнеп, уртача 33 сумга җиткән. Кыярның бер килосы якынча 234 сумнан 240 сумга кадәр (2,8 процентка арткан) җиткән.
Иң нык кыйммәтләнгән яшелчәләр арасында суган һәм бәрәңге дә бар. Аның каравы, помидор 1,8 процентка очсызланган. Хәзер аның бер килосы уртача 235 сум тора.


Фикер өстәү