Татарстанда ит арзанайган, ә яшелчә кыйммәтләнгән

Республикада 21-28 ноябрьгә кадәрге чорда кайбер яшелчәләр кыйммәтләнгән. Аның каравы, ит арзанайган.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бер атна эчендә кыяр барыннан да күбрәк кыйммәтләнгән. Яшелчә бәясе 12%ка артып, килосы 102 сумнан 114 сумга җиткән. Моннан тыш кәбестә хакы 4%ка үскән (килосы 18 сум булган). Суган һәм бәрәңге 2,5%ка кыйммәтләнгән. Хәзер аларның бер килограммы 26 һәм 25 сум тора.
Шушы чорда банан бәясе – 87 сумга, сөт – 62, эремчек – 349, он – 44, карабодай – 84 сумга кадәр күтәрелгән.
Шул ук вакытта ноябрь ахырында ит арзанаеп, сыер ите – 486 сум, дуңгызныкы – 276 сумга, тавык ите – 154 сумга калган. Сарык ите үзгәрмәгән: килосы 570 сум.
Узган атнада ит ризыклары бәясе дә төшкән. Бер кило сосиска бәясе – 381сум, ярымысланган колбаса – 502, пешкән колбаса – 398 сум тәшкил итә.


Фикер өстәү