Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге заман чынбарлыгы полиция хезмәткәрләре алдына катлаулы бурычлар куя

Хәзерге заман чынбарлыгы полиция хезмәткәрләре алдына катлаулы бурычлар куя. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин үз докладында хәбәр итүенчә, соңгы 4 елда беренче тапкыр республикада җинаятьчелек кими башлаган. Елдан-ел үтерүләр һәм үтерүгә омтылулар, сәламәтлеккә күрәләтә зыян китерү, талау, урлашу һәм башка кайбер мөһим җинаятьләр саны кими бара. Күрелә торган чаралар урамнарда һәм башка җәмәгать урыннарында гражданнарның шәхси һәм мөлкәти имнлеген арттырырга, элек хөкем ителгән балигъ булмаганнарның җинаятьчелек дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирде.

Узган ел эчке эшләр органнары тарафыннан 23 меңнән артык җинаять җаваплылыгына тартылган гамәл ачылган. Соңгы елларда аеруча авыр җинаятьләрнең йөз процентка ачылуы тәэмин ителә. Үтерүләрне ачу 98%ка җиткән. Бу – иң югары күрсәткеч соңгы 26 ел эчендә. Көчләү, талау һәм урлашу, күрәләтә сәламәтлеккә авыр зыян китерү, фатир талау буенча да шундый ук күренеш.

Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә коронавирус пандемиясе кысаларында башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Эпидемиягә каршы таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту өчен көн саен 1800гә якын хезмәткәр җәлеп ителгән. Гражданнар күп була торган меңнән артык урынга тикшерү үткәрелгән. 400 меңнән артык сәүдә, җәмәгать туклануы, транспорт инфраструктурасы, күңел ачу чаралары объектлары тикшерелгән. Бу пандемиянең тискәре нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирде, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, катлаулы вәзгыятькә карамастан, ел дәвамында Татарстан полиция хезмәткәрләре дөрес, төгәл, өзеклекләрсез эш иткән һәм оператив хәлне контрольдә тота алган. Республикада теркәлгән җинаятьләр саны кимү динамикасы сакланып калган, шул исәптән аеруча авыр җинаятьләр дә. Оешкан җинаятьчел формированиеләрне тарату, корал һәм наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча эш максатчан рәвештә дәвам итә. Исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны кимегән. Коррупциягә каршы тору, икътисадый һәм салым җинаятьләренә, шул исәптән финанс пирамидаларына каршы көрәштә дә уңышлар бар. Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимегән. Моннан тыш, Казанда БДБ илләренең I уеннарына һәм бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру вакытында җәмәгать тәртибен бозуга юл куелмаган.

Шул ук вакытта цифрлы технологияләр һәм кибермошенниклыкка бәйле җинаятьләр саны арткан. Әлеге проблемалы мәсьәләне хәл итү өчен, ТР Президенты хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттырырга, җинаятьчелеккә каршы заманча, югары технологияле чараларны үзләштерергә, шулай ук банк берләшмәләре, интернет-провайдерлар, кәрәзле элемтә операторлары белән төгәл хезмәттәшлекне җайга салырга өндәде. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Финанс министрлыгы җитәкчелегенә Рөстәм Миңнеханов халыкның финанс грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыру буенча эшне активлаштырырга кушты.

«Экстремизмга каршы көрәшкә иң җитди игътибар бирергә кирәк. Яшьләрне деструктив төркемнәргә, шул исәптән Интернет челтәренә җәлеп итү мәсьәләсе бездә аеруча борчу тудыра», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, барлык эшкә җәлеп ителгән ведомстволарга Интернет-киңлеккә мониторинг ясарга, балигъ булмаганнарны хокукка каршы гамәлләргә тартучыларны активрак ачыкларга, аларның деструктив оешмалар тарафыннан вербовкага карата иммунитетын арттырырга кирәк.

Республика эчке эшләр органнары алдында торган иң мөһим бурычларның берсе итеп, Рөстәм Миңнеханов наркотиклар таратуга каршы көрәшне атады. 2021 елда 313 кг төрле наркотик чара тартып алынган, 7 яшерен лаборатория эшчәнлеге туктатылган, 46 транспортлау каналы ябылган. «Зур эш алып барыла. Алга таба да наркотик матдәләр һәм наркотрафик каналларын яшерен җитештерүне эзлекле рәвештә бетерергә, наркотикларны Интернет аша пропагандалауга каршы көрәшне көчәйтергә кирәк. Наркобизнеска каршы көрәшнең яңа ысулларын кертүне дәвам итәргә», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов икътисадны декриминальләштерү һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә аерым тукталды: «Эчке эшләр органнары тарафыннан бу юнәлештә күп нәрсә эшләнә. Ришвәтчелек, бюджет акчаларын урлау фактларын активрак ачыкларга һәм, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелә торган акчаларны дөрсе кулланмауны булдырмый калырга, күләгә схемаларын булдыру һәм капиталны чит илгә законсыз чыгару омтылышларына катгый реакция белдерергә кирәк».

Республикада миграцион ситуацияне аерым контрольдә тотарга кирәк, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Барлык мигрантлар да Татарстанның социаль һәм әхлакый хәленә җайлашырга һәм үз эшчәнлеген Россия законнары нигезендә катгый рәвештә алып барырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов җәмәгать урыннарында оператив хәлнең яхшыруын билгеләп үтте: «Алга таба да «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексының хокук саклау сегментын үстерергә, милли гвардия һәм муниципаль хезмәткәрләр белән тотрыклы хезмәттәшлек итәргә, дежур нарядлар эшен камилләштерергә, җәмәгатьчелек, хокук саклау юнәлешендәге төрле оешмаларыннан – халык һәм ишегалды дружиналарыннан, Форпосттан киңрәк файдаланырга кирәк».

Узган ел нәтиҗәләре буенча республика буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси составының җитмәүчәнлеге 12% тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу мәсьәләне хәл итү өчен кайбер конкрет карарлар кабул итәргә, шул исәптән эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттырырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советы депутатларына һәм Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатларына тиешле инициатива белән чыгыш ясарга тәкъдим итте.

Татарстан Президенты сүзләренчә, тагын бер мөһим бурыч – юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү. Бу өлкәдә актуаль мәсьәләләр элегрәк Татарстан  Хөкүмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында каралган. Әмма гыйнвар аенда барлыкка килгән тенденция җитди борчу тудыра. «Без инде сары зонада түгел, ә кызыл зонада. Мин кемне дә булса гаепләргә тырышмыйм, бу безнең уртак эшебез. Монда ЮХИДИ ролен координацияләүдә кызыксынган барлык министрлыклар һәм ведомстволар катнашырга тиеш. Шулай ук эшчәнлекләре юллардагы иминлекне тәэмин итүгә бәйле иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итәргә кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда Татарстан Президенты агымдагы елга планнар билгеләде, бу ел мөһим халыкара иҗтимагый-сәяси һәм спорт чараларына бай булачак. «Авыр хезмәтегез өчен Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. Бик катлаулы шартларда эш бара. Сез киләчәктә дә алдыгызга куелган бурычларны җаваплы үтәрсез дип ышанам», — дип өстәде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


Фикер өстәү