Ләйлә Фазлыева: “Омикрон”ның җиңелчә узуына карамастан, кайберәүләргә карата бик игътибарлы булу кирәк

Мәгълүм булганча, 6 февральдә ковидка бәйле санитария кагыйдәләре берникадәр йомшартылды.
Хәзер чир йоктырган кеше 7 көн һәм аннан күбрәк дәваланган очракта, коронавируска өстәмә тест тапшырмыйча гына “больничныйдан” чыгарыла. Шул ук вакытта аның белән аралашучыларга үзизоляция таләп ителми. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек башлыгы, медицина фәннәре кандидаты Лилия Юзлибаева Татарстан Оператив штабы аккаунтында оештырылган туры эфир аша сөйләде.

Чикләүләрне киметү “омикрон”ның җиңелрәк узуына, вирус бүлеп чыгару чорының кимүенә бәйле. Аның әйтүенчә, беренче өч көн дәвамында гына сырхаудан инфекция йогарга мөмкин, күпчелек очракларда чирләүчеләрне хастаханәгә салу таләп ителми.
Шуңа да карамастан, кайбер категориядәге кешеләр барыбер хастаханәгә салуга һәм өстәмә игътибарга мохтаҗ. Болар – өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, хроник чирләрдән интегүчеләр, балалар, дип басым ясап әйтте Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда барлыгы 2 424 922 кеше прививка ясаткан, 209 003 кеше ревакцинация узган.


Фикер өстәү