Табиб ковидның бала организмына зур зыян салу очраклары турында сөйләгән

Россиядә коронавируска бәйле чикләүләр берникадәр йомшартылды. 6 февральдә ковид йоктыручылар белән аралашучылар өчен карантин бетерелде. Моннан тыш хәзер бер атна яки аннан күбрәк дәваланучылар, ковидка тест тапшырмыйча гына, “больничный”дан чыгарга мөмкин.

Шул ук вакытта балалар арасында чир йоктыручылар күбәйде. Табиблар аларны хастаханәгә салу очраклары нык ишәюне әйтә. Табиб-педиатр Александр Карасев “Дождь” хәбәрчесенә белдергәнчә, ковид белән авырганнан соң кайбер балаларның күп кенә органнарында ялкынсыну башлана. Аның аңлатуынча, вирусның зыяныннан бигрәк, иммунитетның икенчел реакциясенә бәйле бу. Шуңа күрә җиңелчә генә авырып алган балада 4-6 атна вакыт узганнан соң янә чир билгеләре пәйда булса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк, дигән Карасев.


Фикер өстәү