Чаллы шәһәрендә коронавирус белән авыручылар 2,5 тапкырга арткан

Узган атнада Чаллы шәһәрендә коронавирусның яңа очраклары 2,5 тапкырга артты. Алдагы атнада ковид йоктыруның очрагы 611 теркәлсә, узган атнада 1554 очракка кадәр арткан. Бу хакта автошәһәрдәге аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәткә мәгариф оешмаларында балаларның «иртәнге фильтрларын» күзәтергә һәм контрольдә тотарга йөкләде.

«Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә „иртәнге фильтрлар“ күз буяу өчен генә үткәрелмәсен иде. Томау төшкән һәм температурасы булган балаларны коллективка кертмәскә кирәк. Без моны мәктәпкә һәм балалар бакчасына килүче сәламәт балаларны саклау өчен эшлибез», — диде шәһәр башлыгы.

Коронавирус белән авыручылар күрсәткече республиканыкыннан 6,7 процентка югары. Пандемия башланганнан бирле Чаллыда7 867 ковид-очрагы раслаган, 621 кеше медицина күзәтүе астында, 11 664 кеше күзәтүдән алынган.


Фикер өстәү