Татарстанда вируслы авыру йоктыручылар кими

Татарстанда коронавирус, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны өченче атна рәттән кими. Ә менә кызамык йоктыручылар саны арта бара. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Быелның беренче өч атнасында Татарстанда грипп һәм ОРВИ йоктыруның 16 945 очрагы теркәлгән.

– ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны өченче атна рәттән эпидемик чиктән 14 процентка түбәнрәк саклана. Бүген элеккечә үк кискен респиратор вируслы авырулар өстенлек итә. Алар хәзерге вакытта көндәлек тормышыбызда очраган барлык вируслы авыруларның 42 процентын тәшкил итә, – дип ачыклык кертте Любовь Авдонина.

Ковид та чигенә бара. Рәсми мәгълүматлардан аңлашылганча, гыйнварның өченче атнасында коронавирус белән авыручылар ике тапкыр кимегән. Республикада элеккечә үк әлеге чирнең “омикрон” штаммы өстенлек итә. Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус авыручылар өчен 11 госпиталь эшли.

Шулай да тынычланырга иртәрәк. Ник дигәндә, чоры шундый. Авыручылар саны теләсә-кайсы вакытта артып китәргә мөмкин. Шуңа күрә Любовь Авдонина балалар бакчаларында, мәктәпләрдә фильтрларны да көчәйтергә чакырды. Балалар күп җыелган урынга авыру кеше кереп, чир йоктырырлык булмасын.

– Коронавирус чорында моның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле чара булуына инандык инде. Фильтрда баланың температурасын үлчиләр. Юл югары булган, авыру билгеләре аерым-ачык күзгә ташланган очракта бала дәрескә кертелми. Хезмәт коллективларында да шул ук хәл, – ди идарә башлыгы урынбасары. – Мәктәп, хезмәт коллективларындагы фильтрлар ОРВИны гына түгел, кызамык, коклюш кебек авыруларны да кисәтергә ярдәм итәчәк. Кеше үзе дә сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш. Авырый башлавыңны сизсәң, эшкә, укырга бармаска, өйдә торып дәваланырга кирәк.
Кызамык дигәннән, быел 1 гыйнвардан Татарстанда әлеге чирне йоктыруның 23 очрагы теркәлгән. Шуларның 8е – чит илдән Татарстанга эшкә килүчеләр, 14 кеше кызамык вирусын башка төбәкләр яки илләрдән ияртеп кайткан.


Фикер өстәү